Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе Адам Кадыйровны — Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровның улын — «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Бу хакта үз телеграм каналында Чечен Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов хәбәр итте дип яза Татар-информ.
Парламентарий сүзләренчә, Адам Кадыйров милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен бүләкләнгән.
«Яшь чактан ук ул үзен максатчан, бик грамоталы һәм батыр ир–ат итеп күрсәтеп килә», — дип язган ул һәм Рөстәм Миңнеханов белән бүләкләнүче бергә төшкән фотоны куйган.
Ахырда ул Чечен Республикасы депутатлары һәм сенаторлары исеменнән «Адам Кадыйров эшчәнлеген югары бәяләгәне өчен»Татарстан Рәисенә рәхмәт белдергән.