Рөстәм Миңнеханов чечен телендә Рамзан Кадыйровны туган көне белән котлаган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровны туган көне белән котлаган. Ул үзенең телеграм каналында хезмәттәше белән фото куеп «С днем ождения, брат!» чечен телендә котлау язган.

Бүген Кадыйровка 46 яшь тула. Ул татарларны үзенең «чын энеләрен» дип кабул итүен белдергән иде. Татарстан белән Чечен Республикасын дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Әйтик, 2022-2024 елларда ике республика хакимияте икътисад, мәгариф, төзелеш, ветеринария һәм башка тугыз юнәлеш буенча уртак чараларны гамәлгә ашырырга ниятли. Ә кичә Казан белән Грозныйны даими авиарейслар «берләштерде».


Фикер өстәү