Алмаз Хисаметдинов ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

31 август — Ветеринария хезмәткәрләре көне. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әлеге өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

– Хөрмәтле коллегалар! Ветеринария табиблары, санитарлар, фельдшерлар, инспекторлар, лаборатория хезмәткәрләре!
Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез, Россия Федерациясе Ветеринария хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Ветеринария – киң һәм күпкырлы эшчәнлек өлкәсе, ветеринария хезмәткәрләре башкара торган олы хезмәт турында берничә сүз белән генә әйтеп, аңлатып бетерү мөмкин түгел. Күпсанлы ветеринария хезмәткәрләре сафы көн саен тереклек һәм кешелек сәламәтлеге сагында зур хезмәт куя. Ветеринария хезмәте һәм табибларыбыз биологик иминлекне, тотрыклы имин эпизоотия вәзгыятен тәэмин итүдә зур көч куя. Бүген ирешелгән уңышлар – югары профессиональ дәрәҗәдә бер команда булып, килешеп эшләүнең нәтиҗәсе.

Алга куелган бурычларны үтәү, максатларга ирешү юлында без, әлбәттә, алдагы буын вәкилләренең тәҗрибәсенә, Россия ветеринария мәктәбенең бай традицияләренә таянып эш итәбез. Ветеринария хезмәтендә тирән эз калдырган, ветеринария өлкәсе үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән фидакарь хезмәт ияләре, ветераннарыбызга аеруча олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.
Үз эшегездә чын профессионал булуыгыз өчен, тугры хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне җиткерәм! Сезгә исәнлек-саулык, авыр эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге, мул тормыш телим!- диелгән котлауда.


Фикер өстәү