Күпме түбәнсетергә була?

Сүздә генә калмасын. Татарстан Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, Мәгариф һәм фән советларының, 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышында бу фикерне төрле мәсьәләләргә карата әйттеләр. Иң элек ул татар телендә белем алучы балаларның дәреслекләренә кагылды.

Бердәмлек һәм дуслык, бу елга бәйле оештырылган чаралар, киләчәккә хыяллар, алда булачак халык санын алу турында сөйләшкәннән соң, утырыш тагын да мөһимрәк сорау ягына борылыш алды.

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов чыгышы татар телендә белем бирү дәреслекләренә багышланган иде. Утырышка нәкъ менә аның чыгышыннан соң җан керде дә инде. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитди мәсьәләне күтәрде. Ул Олег Хисамовтан: «Әлегәчә гамәлдә булган пособиеләрне чын дәреслекләр алмаштырачакмы инде?» – дип сорады.

Олег Хисамов җавабыннан аңлашылганча, хәзерге вакытта 1–4 сыйныфлар өчен дәреслекләр, федераль реестрга эләксен өчен, экспертизага җибәрелгән. Реестр кабул итсә, алар белем бирү өчен дәреслек статусын алачак.

Аның сүзләрен Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты башлыгы урынбасары Илдар Гыйльметдинов та куәтләде. Депутат искәрткәнчә, Мәгариф министрлыгы белән берлектә 38 пособие әзерләнгән. Тик Минтимер Шәймиев әлеге җавап белән генә канәгатьләнмәде. Ул кабат: «Төгәл беләсе килә: пособие белән укыту бетәме инде?» – дип сорады. Дәүләт Киңәшчесенә тагын бер мәртәбә, әзерләнгән дәреслекләр реестрга керүгә, пособиеләрнең юкка чыгачагын әйттеләр.

Сүзгә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да кушылды. «Укыту пособиеләре экспертиза уза. Шуннан соң алар федераль реестрга керергә тиеш. 38 дәреслек бу. Алар әлегә пособие булып санала. Хәзер соңгы этап бара. Ел азагына алар федераль реестрга эләгергә тиеш. Тәрҗемә дәреслекләрдән тыш, татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр дә бар, алар да тикшерү уза. Бу – яңа буын дәреслекләр. Татар һәм рус мәктәпләре өчен телне өйрәнү дәрәҗәсе төрле. Рус телендә сөйләшүчеләр өчен «Сәлам» дигән укыту-методик комплексы бар, ул да экспертиза уза», – дип ачыклык кертте министр.

Минтимер Шәймиев, бу сорауның җитдилегенә басып ясап:

— Бу бит барыбызны да борчый. Күпме түбәнсетергә була? Бу сүздән курыкмыйм! Хәзерге көнгәчә милли мәктәпләрдә дәреслекләр урынына уку әсбапларыннан файдаланабыз. Бу бит – дискриминация! Үз сүзем өчен җавап бирәм! Бердәм илдә нинди дискриминация була ала ул? Берәүләр дәреслекләр буенча укый, ә без – пособие буенчамы? Бу бит ярымканун булып чыга. Вәгъдә биргәч, тәэмин итәргә тиешләр иде, – диде ул. Илсур Һадиуллиннан:

— Бу юнәлештә чынлап та үзгәрешләр бармы? – дип сорады. Министр исә:

— Минтимер Шәрипович, үзгәрешләр бар, – дип, кабат укыту дәреслекләренең тикшерү узуын әйтте.

Дәүләт Киңәшчесе бу эшне тизләтү кирәклеген белдерде. «Россия Президенты да бу мәсьәләгә кушылды. Процессны контрольдә тотарга кирәк. Тынычланырга кирәкми! Бу бик җитди! Туган телләрне өйрәнү күләме дәүләт стандартлары буенча арта башлагач, пособиеләр түгел, дәреслекләр булырга тиеш», – диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Ул да, Россиядә яшәүче гражданнар буларак, үз дәреслекләребез белән укырга хокукыбыз барлыгын искәртте.

– Бу мәсьәләне һәрвакыт контрольдә тоту кирәк һәм ул дәреслекләргә генә бәйле түгел. Вазгыятьне башка милли телләр буенча да карарга кирәк. Мәсәлән, чуаш, мордва буенча. Алар да пособие буенча укыйдыр, мөгаен. Милли мәктәпләргә чыгарга кирәк безгә. Безнең фикерләр дә исәпкә алынырга тиеш. Бәлки, тиешенчә үз фикеребездә нык тора алмаганбыздыр. Хәзер инде бу сорауларны тиз арада хәл итәргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, Татарстанның барлык җирлекләрендә туган телне укыту буенча да, аны өйрәнү буенча да кайбер җитешсезлекләр бар. Барлык районнарда да бу уңайдан тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмый икән. «Чуаш, мари, удмурт һәм мордвалар күпләп яши торган аерым торак пунктларда туган телне сайлауга игътибар җитеп бетми. Шулай ук татар ата-аналарның да мәктәпләрдә туган телне өйрәнүне сайлавы буенча кимчелекләр бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Милли мәгариф дигәндә, кадрлар мәсьәләсен дә телгә алмый булмый. Республика җитәкчесе әйтүенчә, бу өлкәдә белгечләр әзерләү зур әһәмияткә ия. Бу җәһәттән аларны әзерләүдә КФУ, Чаллы педагогика университеты, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына таяналар. Президент район башлыкларына шушы уку йортлары белән элемтәдә торып эшләргә, кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Утырыш азагында Россия Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсе милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина сүз алды. Ул да дәреслекләр, телләрне өйрәнү мәсьәләсенә тукталды һәм кайбер аңлатмалар бирде.

— Туган телдәге дәреслекләргә экспертиза ясау – катлаулы, озак, финанс чыгымнары таләп итә торган чара. Барлык дәреслекләр өчен дә бертөрле ул. Яңа сәяси циклда бу процедураны гадиләштерергә кирәк, – дигән фикерен җиткерде федераль кунак.

Сүз уңаеннан, Россия Мәгърифәт министрлыгының 20 августтагы хисабыннан аңлашылганча, хәзерге вакытта федераль дәреслекләр исемлегендә Россия халыкларының төрле телләрендәге 612 дәреслек бар. Белем бирү процессына 21 телдәге дәреслек кергән. Алар арасында татар теле дә бар. «2021 елда федераль исемлеккә 9 телдәге 97 дәреслек керәчәк. Эш бара. Дәүләт җитәкчесе Владимир Путин үзе дә процессны тизләтергә кушты. Бу сорау даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Илнең теләсә кайсы почмагында туган телне өйрәнергә теләгән һәр бала һәм аның ата-анасы бу мөмкинлекләр белән тәэмин ителергә тиеш», – диде Татьяна Вагина.


Фикер өстәү