Татарстанда янгын турында кисәтүче җайланма 5 кешелек гаиләнең гомерләрен саклап калган

Бүген 5:40та Яшел Үзән шәһәренең Яшел урамында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр 101 хезмәтенә килеп ирешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә өйдән биш кеше, шул исәптән 12 яшьлек кыз урамга чыккан булган. Янгын чыккан вакытта алар барысы да йоклаган. Бәхеткә, янгын турында хәбәр итү җайланмасы сигналын ишетеп, анда булган бар кеше дә урамга чыгып өлгергән.

6:17дә 40 квадрат метрны биләгән янгын тулысынча сүндерелгән.


Фикер өстәү