Янгын сүндерүчеләр дүрт өлкән кешене һәм ике баланы коткарганнар

Казанда янгын сүндерүчеләр Гаврилов урамындагы янгын чыккан биш катлы йорттан дүрт өлкән кешене һәм ике баланы коткарганнар. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр «101» янгын сагы хезмәтенә килеп ирешкән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгәнче үк биш кеше мөстәкыйль рәвештә урамга чыккан, шул исәптән янган фатир хуҗасы да. Әмма 4 һәм 5 катларда яшәүчеләр көчле төтен чыгу сәбәпле, үзләре генә чыга алмаганнар.

Янгын сүндерүчеләр, коткаручы битлекләрен кидереп, саф һавага алты кешене чыгарганнар, алар арасында ике бала да булган. Соңрак фатирда суыту җайланмасы януы ачыкланган.


Фикер өстәү