Франциянең «Ашан» һәм «Леруа Мерлен» компанияләре Россиядә эшен дәвам итәчәк

Бөтен ил буенча бу компанияләрдә 160 меңгә якын кеше эшли.

Франциянең «Ашан», «Леруа Мерлен», «Декатлон» һәм «Данон» компанияләре Россиядә эшен дәвам итәргә карар кылдылар. Бу хакта Француз эшкуарлары берлеге (MEDEF) башлыгы Жоффруа Ру де Безье белдерде.

Аның сүзләренчә, Франция хөкүмәте хәзерге вакытта Россиядәге француз компанияләрен ябуны сорамый. «Ашан», «Леруа Мерлен», «Декатлон» һәм «Данон» үзләре Россия базарыннан китәргә җыенмый.
Әлеге компанияләрдә 160 меңгә якын россияле эшли. Де Безье әйтүенчә, алар «ашарга, хезмәт хакы алырга» тиеш.


Фикер өстәү