Татарстан егете үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Гвардия сержанты Украинада махсус операция барышында һәлак булды. Аны 2 мартта Түбән Камада мөселман зираты Батырлар аллеясендә җирләделәр. Бу тхакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми порталында хәбәр ителә.

Илнур Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә туган. 2008 елга кадәр ул Түбән Каманың 2 нче гимназиясендә белем ала. Аны тәмамлап, Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә, әмма соңрак аннан үз теләге белән китә. 2013 елның маенда Илнур Сибгатуллин килешү буенча Ульяновскида хәрби частьтә хезмәт итә.


Фикер өстәү