“Әни, бигрәк яшь бит…” Түбән Камада Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озаттылар

Тәкъдире шул булгандыр, язмыштыр да, ләкин йөрәк дигән нәрсә дә бар. 2 март көнне Түбән Кама халкы махсус хәрби операциядә һәлак булган якташы Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озатты. 30 яшендә гомере өзелгән егет белән хушлашырга Илнурның әти-әнисе, якыннары, район җитәкчелеге, ул укыган гимназия укытучылары һәм укучылары, сыйныфташлары, хәтта аны якыннан белмәүчеләр дә килгән иде.

Кызым “Ватсап”тан хәбәр җибәрде: үзе белем алган 2 нче гимназиядә укыган Илнур Сибгатуллин Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган. Бераздан үзе шалтырата: «Ике сыйныфка түбәнрәк укыды дип беләм. Әни, бигрәк яшь бит…» – диде дә елап җибәрде. Аны тынычландыра алмыйм, чөнки андый сүзләр юк.

Ул да булмады, телефонга икенче шалтырату килеп керде. Районның китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова икән.

– Үзем җитәкләгән коллективта хезмәт куючыларның тормышы турында барысын да беләм дия алмыйм. Ә менә Елизавета Ивановна китапханә системасында күп еллар китапханәдә эшли. Филиал мөдире буларак, аның белән еш аралашырга туры килә. Кайчакта эш мәсьәләләре кысасыннан чыгып, гаилә, балалар турында да сөйләшеп алабыз. Илнур һәм Айрат китапханәгә еш киләләр иде. Икесе дә акыллы, ягымлы, әти-әнисенә ихтирамлы. Елизавета Ивановнадан: «Бүгенге яшьләргә охшамаган улларыгыз. Ничек шулай тәрбияләдегез?» – дип сораганым истә. Бүген менә аның гомере азагына кадәр онытылмас кайгысын уртаклашам, – дип хатирәләргә бирелде ул.

Украинадагы хәлләр күп ата-аналар, гаиләләрнең тынычлыгын алды. Улы контракт буенча хезмәт итүче Елизавета Ивановнаның да йөрәге сизенгән кебек, хезмәттәшләренә: «Күңелем тыныч түгел, бер дә җибәрәсем килми. Үземне куяр урын тапмыйм», – дигән булган.

Социаль челтәрләрдә Илнур турында бер-бер артлы язмалар, кайгы уртаклашу сүзләре барлыкка килде. Иң беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Сибгатуллиннар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты.

Күп кенә гаиләләрдә балалар, һөнәр сайлаганда, әтисе яки әнисе юлыннан китә. Гаилә башлыгы Фәнис Әкърамович – күпьеллык тәҗрибәсе булган хәрби. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәренең 1 нче гимназиясендә ОБЖ фәнен укыта. Кирәк бит, ике улы да, әтиләре үрнәгендә, хәрби командирлар әзерли торган уку йортын сайлый, артиллерия училищесында белем ала башлый. Дөрес, Илнур, үзе белгән сәбәпләр белән, укуын өзә. Үзен бизнеста табарга тырышуы да юкка була. Кабат хәрби хезмәткә кайта. Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьта контракт буенча хезмәт итә башлый. Илнур үзенең физик яктан әзерлегенә дә игътибар бирә: спорт белән шөгыльләнә. Ульяновскида Сибгатуллин «КХЛ-Новотранс» корпоратив хоккей лигасында чыгыш ясаган. Сайтта аның фотосы белән шәхси карточкасы урнаштырылган: буе – 190 см, авырлыгы – 85 кг, һөҗүмче. Типсә, тимер өзәрлек егет. Булган…

Илнурны сыйныфташлары оптимист, зарланырга яратмый торган кеше буларак искә ала. Класс җитәкчесе Лидия Клюгеның да истәлекләре матур хатирәләр белән сугарылган. «Бик гади, ачык, эчкерсез егет. Моны аның күзләреннән күрергә мөмкин иде. Шул ук вакытта үзенә игътибар җәлеп иттерә белә. Аны яратмаска мөмкин түгел. Ярдәмчел булуы истә калган. Класста берәрсенең сөмсере коелып утырганын күрсә, ул йөгереп килеп җитә, күңелен күтәрә торган сүзләр белән шундый оста итеп юата», – дип искә ала ул.

Әдилә Чернова (Хисмәтуллина) cыйныфташын мондый сүзләр белән искә ала:

– Илнур белән күп еллар таныш булып, аралашып яшәдек. Ул – ачык, аралашучан, ярдәмчел, көчле рухлы, тәвәккәл һәм намуслы егет. Аллаһы Тәгалә аңа шундый матур гөдрә чәч, мөлаем елмаю, ягымлы караш бүләк иткән. Язмышын хәрби хезмәт белән бәйләргә карар кылды. Чираттагы ялында Түбән Камага кайта иде. Һичшиксез, аның белән очрашабыз, әз күрешсәк сөйләшеп сүзебез бетми. Ул аш-су өлкәсендә оста иде, әлегә кадәр ашап карамаган ризыклар тәкъдим итә, аларның файдасы нидә булуын аңлата… Студент елларында да аның белән элемтә югалмады, гел хәбәрләшеп тордык. Ул хәрби хезмәте турында – салкын палатка эчендә йоклаулары, һава торышы нинди булуга карамастан көндезен дә, төнлә дә күп километрларга йөгерүләре, парашют белән сикерүе турында сөйли иде. Мин аны тын да алмый, шаккатып тыңлыйм… Кыю, үз гамәлләре өчен җавап бирә торган, ярдәмгә әзер – ул шундый иде! Шул ук вакытта романтик, киң күңелле. “Солдаттан” дигән язу белән чәчәк бәйләме бүләк итә… Украинага кадәр дә ул “кайнар нокта”ларда алып барылган хәрби операцияләрдә катнашты, исән-имин кайтты. Ә менә монысында… Аның исеме дә бик мәгънәле: Ил нуры, Ватан нуры… Олыны – олы, кечене кече итә, дуслыкның кадерен белгән классташым Илнурны һәрвакыт яхшы яктан гына искә алырмын.

Егет берара Түбән Камадагы бер ресторанда официант булып эшли. Бергә эшләгән коллегаларыннан берсе егетне максатчан, тырыш, аралашуда җиңел, шат күңелле, вакыйгаларга җиңел карый торган кеше дип искә ала.

Илнур белән хушлашканда әнә шуларны искә алдылар. Вакыты берничә тапкыр чигерелүгә карамастан, Мәңгелек ут янында иртән үк халык күп җыелды. «Бигеш» аэропортыннан аны үзе яшәгән йорт ишегалдына алып кайттылар. Биредә дә шактый кеше җыелган иде. Сержант Илнур Сибгатуллин белән сабуллашу мәрасимен Җиңү монументы янында уздыру аның Ватанының батыр йөрәкле ир булуына ишарә дип кабул итәргә кирәк.

– Илнур – Ватаныбызның лаеклы улы. Ул соңгы сулышына кадәр биргән антына тугры калып, яшь буынга батырлык, ныклык, ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтте. Чын батыр булды. Безнең күңелгә ул шулай кереп калыр, – диде Түбән Кама район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.
Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин якташыбызның кыска гына гомерен геройларча тәмамлавын билгеләп: «Бүген Түбән Кама, Татарстан гына түгел, Россия тирән кайгыда. Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә батырларча башын салган улын ил онытмас», – диде.

Фото: социаль челтәр

Подполковник Михаил Давыдов Һава десанты гаскәрләре командованиесе исеменнән Илнурның туганнарының кайгысын уртаклашты. “Ул чын десантчы, яхшы командир, хезмәттәшләре өчен үрнәк булды. Моны хәрби хәрәкәтләрдә бер тапкыр гына расламады. Үткәннәрне кире кайтарып булмый. Илнурны югалту ачысы да йөрәкләрдә озак сакланыр. Түбән Кама герой улының якты истәлеген мәңгеләштерер дип уйлыйм, – диде ул.

Үз вакытында Илнур биредә уза торган Җиңү парадларында катнашкандыр, Мәңгелек ут янына чәчәк салгандыр. Бүген исә аның үзенә чәчәкләр китерделәр. Соңгы юлга озатканда…

Нурисә ГАБДУЛЛИНА, Түбән Кама

 


Фикер өстәү