Россиянең Оборона министрлыгы: «Украинадагы махсус операциядә 498 хәрби һәлак булды»

Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң Россиянең 498 хәрбие һәлак булган. Бу хакта Россия Оборона министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Хәрби ведомство мәгълүматлары буенча, 1597 кеше яраланган.

Министрлык хәбәр итүенчә, махсус операциядә срочниклар да, курсантлар да катнашмый.

Хәрби ведомство белешмәсе буенча, Украина ягыннан 2870дән артык кеше үлүе, чама белән 3700 кеше яралануы һәм 572 кеше әсирлеккә төшүе турында билгеле.

Искәртеп үтәбез, 24 февраль көнне Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгать белән чыкты һәм Донбасста махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Көнбатыш илләре әлеге гамәлгә каршы чыкты һәм Россиягә каршы санкцияләр игълан итте.


Фикер өстәү