Евросоюз Россиягә евро кертүне һәм сатуны тулысынча тыйды

Шул ук вакытта банк вәкилләре, клиентларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, аларга евродагы акчалар җитәрлек, дип раслый.

Евросоюз 12 марттан Россиягә евроны сатуны, кертүне һәм экспортлауны тулысынча тыйды. Моннан тыш, ЕС советы Россиянең инвестицияләр фонды белән турыдан-туры финанслана торган проектларга катнашуны яки өлеш кертүне тыйды.

Әмма Россиягә килгән гражданнарга, шулай ук дипломатик миссия белән килүчеләргә һәм халыкара оешмаларга евро куллану рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта банк вәкилләре, клиентларның ихтыяҗын канәгатьләндерерлек евро җитәрлек, дип раслый.


Фикер өстәү