Евросоюз Россиянең җиде банкын SWIFT системасыннан өзде

 ВТБ, «Россия» һәм «Открытие» банклары, Новикомбанк, Промсвязьбанк, Совкомбанк һәм «ВЭБ.РФ» дәүләт корпорациясе SWIFT халыкара түләү системасыннан өзелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай ук, Европа компанияләренә Россиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды тарафыннан финанслана торган проектларында катнашу яки акча кертү тыела.

Исегезгә төшерәбез: 24 февраль көнне Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгать белән чыкты һәм Украинада махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Көнбатыш илләре әлеге операциягә каршы чыкты һәм Россиягә карата санкцияләр кертү башланды.

Соңрак Путин санкцияләргә каршы махсус икътисади чаралар куллану турында указга кул куйды. Шулай ук башка илләргә 10 мең доллардан да артык суммадагы чит ил валютасын чыгаруны тыю турындагы документны имзалады.


Фикер өстәү