Тәүлек эчендә 1977 кеше коронавирус йоктырган.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан үлем-китем очрагы теркәлмәгән. Бу хакта Республика оператив штабы хәбәр итә. Шул ук вакытта коронавирус йоктыруның яңа 1 977 очрагы ачыкланган, 193 кеше хастаханәгә салынган.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус йоктыруның барлыгы 119 389 очрагы теркәлгән. Шушы чорда 1733 кеше вафат булган, 86 726 кеше савыккан.
Вакцинациягә килгәндә, 2 465 601 кеше прививка ясаткан. 251 444 кеше ревакцинация узган.