Республикада коронавирус йоктыруның 2418 яңа очрагы расланган

Татарстанда Covid-19 коронавирус авыруы теркәлгән кешеләр саны кимүен дәвам итә. Узган тәүлектә ковид йоктыруның 2418 очрагы теркәлгән. Бу алдагы көнгә (2545) караганда азрак.

«Аларның 231е хастаханәдә дәвалана. Авыручылар арасында 312 кешегә 18 яшь тә тулмаган», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Төбәктә 45 муниципалитетның 43ендә авыру йоктыручылар ачыкланган. Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда 1290 кешегә «коронавирус» диагнозы куелган. Чаллыда 227, Яшел Үзәндә 163 авыру очрагы билгеле.

Шулай итеп, 26 февральгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып, республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 111 030 тапкыр куелган. Татарстанда 77 236 кеше (узган тәүлектә — 3696 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 462 181 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 925 700 кеше вакцинаның ике дозасын, ә бер көндә 1564 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. 246 251 кеше ревакцинация узган.


Фикер өстәү