Коронавирустан үлем очраклары буенча антирекорд яңартылды

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 890 пациент үлгән. Бу пандемия вакытында иң зур күрсәткеч.

Коронавируска каршы көрәш оператив штабында хәбәр итүләренчә, аерым алганда, Мәскәүдә бер тәүлектә 65 кеше, Санкт-Петербургта 59 кеше, Свердловскида 46 кеше ковид корбаны булган.

Узган тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 25 769 очрагы ачыкланган. 2 гыйнвардан бирле бу иң зур күрсәткеч. Авыручыларның иң күп өлеше Мәскәү (4294), Санкт-Петербург (2463) һәм Мәскәү өлкәсенә (1646) туры килгән. Ковид йоктыручылар Магадан өлкәсе (19), Чукотск (16) һәм Ненецк (13) автоном округларында аз теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып, Россиядә COVID-19 инфекциясенең 7 586 536 очрагы ачыкланган. 209 918 кеше ковид корбаны булган, 6 725 965 пациент бу чирдән терелгән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча барлыгы 233,5 миллион кеше коронавирус белән авырган, 4,7 миллион кешене коткарып булмаган. Бигрәк тә АКШ, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә вәзгыять катлаулы тора.

Профильле ведомстволар чирнең каты формасыннан һәм үлемнән саклануның иң ышанычлы ысулы вакцинация булуын искәртә. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, стационарда ковидлы пациентларны күбесе прививка ясатмаган.

Сентябрь азагында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында коронавирустан үлем очраклары арту вакцинация ясатмауга бәйле булуы турында әйттеләр. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова сүзләренчә, үлүчеләр арасында прививка ясатучылар юк диярлек.


Фикер өстәү