Тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр саны буенча яңа антирекорд куелган

Коронавирустан бер тәүлек эчендә теркәлгән үлем очраклары буенча Россиядә яңа антирекорд куелган.

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматлары буенча, бер тәүлек эчендә Россиядә 857 кеше үлгән. Үлүчеләрнең күбесе Мәскәүдә (65), Санкт-Петербург (60) һәм Свердловск өлкәсендә (41) теркәлгән.

85 төбәктә коронавирус йоктыруның 22 430 яңа очрагы ачыкланган. Авырулар санының иң күп артуы Мәскәүдә (3004), Санкт-Петербургта (1933), Мәскәү (1223), Самара (590) һәм Воронеж (562) өлкәләрендә күзәтелә.

Россиядә коронавирустан прививка ясау дәвам итә.


Фикер өстәү