Хокук сакчылары «Тандем»да бала урларга җыену турындагы мәгълүматны тикшерә

Бер хатын-кыз социаль челтәрләрдә  улын «Тандем» сәүдә үзәгендә урлый язлаулары турында хәбәр  таратканнан соң, хокук сакчылары тикшерү эшләрен башлап җибәрде. 

Хатын янына сәүдә үзәгенең беренче катында бер әби килеп утырган һәм сөйләшә башлаган. Балага кәнфит биргән. Бала әнисе яныннан китеп,  багана артында күренми башлаганнан соң, бер хатын-кыз аны җитәкләп алып китә башлый.  Ул әнисе артыннан килгәч тә баланы җибәрми торган.

Курыккан әни кеше сүзләренчә, әлеге әби белән хатын бергә эшлиләр. Булган хәлләрне өйгә кайтып иренә сөйләгәч, полициягә мөрәҗәгать итәргә булганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хатын-кыз Мәскәү районы полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән, тик гариза язмаган.

«Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре сәүдә үзәгендәге камера язмаларын өйрәнәләр. Шуннан соң  нәтиҗәләр ясалачак һәм кирәкле чаралар күреләчәк», – дип хәбәр итә шәһәр полициясе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү