«Әниемә мине ятим иткәне өчен ачу сакламыйм»

Бәхет өләшүче

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, язучы хатыны, өч бала әнисе. Әле аларның берсенә аерым игътибар кирәк. Болар барысы да Фидания Леронова турында.

Айсылу Лерон әнисе белән

– Татар хатын-кызы нинди була? – дисәләр, мин аны күрсәтер идем. Анда барлык сыйфатлар да тупланган. Сабыр да, шат күңелле дә ул. Беркайчан да күңелен төшерми. Бездән дә шуны таләп итә. Аның янында авызын асылындырып йөрүче юк. Мин әнине үземә гел үрнәк итеп куям. Әмма күпме генә тырышсам да, аның кебек булдырып булмый. Безнеке кебек әниле булу – меңләтә бәхет. Чөнки бар яктан килгән кеше ул, – дип сөйли кызы Айсылу. – Әнинең көчле хатын-кыз булуы энебез Бәхтиярне тәрбияләгәндә дә күренә. Кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышты.  Ә бит берәү булса, балам авыру, мин бәхетсез, дияр иде. Әмма әни өчебезне дә бертигез яратты һәм әни үзен бәхетле санады, бу хисләрен башкаларга да өләште. Моның өчен аңа зур рәхмәт. Әнигә сабырлык әбидән күчкән. Безне йокыдан уятканда да, ашарга чакырганда да җырлап кына дәшәр иде. Язучы хатыны буларак әтине илһамландырып, аның иҗатын беренче мактаучы, беренче тәнкыйтьләүче дә ул. Ял итәргә дә вакыт табыла. Аллаһка шөкер, быел алар икәүләп хаҗ да кылды. Анысына да сөенәм. Кыскасы, һәркемгә минекедәй әни телим.

Хатын-кыз ихтирамга лаек

Танылган язучы, журналист Марат Әмирханов әнә шулай ди. Аның әтисе сугышта һәлак булган. Тормышның бар авырлыгы әнисе җилкәсенә төшкән. 90 яшенә җиткән Марат абый әле дә әнисен бик сагынып искә ала.

– Әнкәй мине һәм ике сеңлемне ялгызы үстерде. Ул һәрвакыт эштә иде. Безне әби-әбекәй тәрбияләде. Әбиебез бик саф күңелле, гадел, ышанучан иде. Безне дә үз үрнәгендә үстерде. Күп сөйләшмәскә, кешегә каршы сүз әйтмәскә өйрәтте. Аның тәрбиясе хәзерге көнгә бөтенләй туры килми. Хәзер калкып чыгарга, тырышырга, көрәшергә кирәк, ә безне башны ияргә өйрәттеләр, – ди Марат абый. – Казанда  пединститутта укыдым. Анда да күбрәк кызлар иде. Без берничә генә егет идек. Мәктәптә эшләгәндә дә, «Сөембикә» журналында да хатын-кызлар арасында булдым. Егерме елдан артык хатын-кыз проблемаларын өйрәндем, дияргә була. Шуңа күрә, минем хатын-кызга карата хөрмәтем зур. Алар – моңа иң лаеклы зат. Хатын-кыз вәгъдә бирә икән,  ул аны эшли. Әниләр дә шулай. Алар баласы өчен барысына да әзер.

Исән булсамы?

«ТНВ» журналисты, әлегә декрет ялында бәбиләр үстерүче Алсу Билданованы язмыш бик сыный. Тудырган әнисе аны балалар йортында калдыра. Кечкенә кызны бер гаилә кызлыкка ала. Тик кызганыч, Алсуга 4 яшь чагында – әтисе, 10 яшьтә әнисе үлеп китә. Кызчык икенче мәртәбә әнисез кала.

– Әлфия әнием вафатыннан соң миңа бар җылысын аның апасы бирде. Без Разия апаны «әбием» дип үстек. Ул олыгайды инде. Әмма әле дә мин дип яши. Икенче баламны алып кайткач, хәлемне белергә дип Казанга килде. Бер кәгазьгә минем һәм сеңлемнең телефон номерларын язып алган да, Чирмешәннән юлга чыккан 86 яшьлек карчык. Миңа чит номердан берәү шалтыраткач, шаккаттым. «Әбиегез вокзалда, килеп алыгыз», – ди теге кеше. Әбине сеңлем табып алып кайтты. Шул вакыт эчендә ут йотып тордым. Аның өчен бик борчылдым. Кочаклашып елаштык, – дип сөйли Алсу.

Ятимлек ачысын татыган, хәзер инде үзе дә әни булган Алсу бу сүзнең мәгънәсен яхшы аңлый. Тормыш сынауларын узганда янәшәсендә булган хатын-кызларны якын итә ул.

– Кияүгә чыгып, яңа гаиләгә килеп кергәч, тагын бер мәртәбә әниле булырга насыйп булды. Әниемә озын гомер телим. Гел шулай аңлашып яшәсәк иде, – ди Алсу. – Мине тудырган әниемне дә эзләп таптым. Кайчандыр ятим иткәне өчен ачу сакламыйм. Хәтта мине калдырганы өчен рәхмәтлемен дә әле. Язмыш миңа бик яхшы әти-әни, бер дигән туганнар насыйп итте.

Сагынмаган кая ул!

Җырчы Азат Фазлыевның бәйрәм саен җаны телгәләнә хәзер. Кайтып котларга әнисе юк. Аны өзелеп сагынганын яшерми ул.

– Әни мине бик көтеп алган. Апам белән яшь аермам – 11 ел, абыем 6 яшькә өлкәнрәк. Бәби сөясе килеп, үзенең туган көненә – 32 яшенә алып кайткан ул мине. Кызганыч, рәхәт тормышны әниемә күрсәтә алмадык. Яман чир әнине арабыздан алып китте. Аннары әтисез дә калдык, – ди Азат. – Кирәк чакта усал, әмма бик тә кешелекле, туры сүзле кеше иде. Эшен җиренә җиткереп эшләде. Әле дә аның пешергән ризыкларын ашыйсы килеп өзгәләнәм. Әнием исән булсамы дим! Оныкларын күреп сөенер иде. Әни китте, кызыбыз Зифа туды. Аллаһы Тәгалә әнинең төсе итеп бирде аны. Нәкъ әнием инде. Төскә-биткә дә – әни, холкы да – аныкы. Ничә яшьтә булсаң да, әни кирәк. Йомшак кулларын, җылы кочагын бик сагынам. Һәр бала әниле үссен, әнисе исән булганнар кадерен белсәгез иде. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гел сөендереп торыгыз. Бүләкләр дә кызганмагыз! Кадерләсәк иде әниләрне!

Әни үги түгел!

Апаста яшәүче Гөлчәчәк Вәлиеваның үз әнисе 43 яшендә вафат була. Әтиләре кабат өйләнеп, өч кызына яңа әни алып кайта.

– Әнине бик яратып яшибез. Аны «үги» дип әйтергә тел дә әйләнми. Ул гомере буе тегү текте. Безгә әниебезнең юклыгын сиздермәс өчен бик тырышты. Күңелендә бер дә начарлык булмады аның. Безне гел матур киендереп йөртте. Кичтән чалбар кисәк, иртәгесен ул күлмәккә дә әйләнә иде. Әни тегүче булганга, кытлык кичермәдек. Әни безне бик рәхәт яшәтте. Без аңа гомеребез буена бурычлы. Ничек инде якын итмисең? Әни бит ул! – ди кызы Гөлчәчәк.

Бер әнинең ун шатлыгы

Балтач районының Кариле авылында гомер итүче  70 яшьлек Наилә Галиева – 10 балага гомер бүләк иткән кеше.

– Әниле кеше бәхетле, – ди Наилә апаның икенче баласы Рәмзия. – Безне дөрес тәрбияләде. Таләпчән булды, эшкә өйрәтте. Кая анда хәзерге балалар кебек каршы әйтү?! Барысына да җитеште әни. Фермада сменалы эштә эшләде, әмма бөтенебезгә дә вакыт тапты. Без үскәндә керләрне кул белән юасы идебит әле. Ә гаиләдә – 10 бала! Ашарга да пешерәсе. Дөрес, үсә бардык, кул арасына керә бардык. Тик әле дә әни сүзе – закон. Аны тыңлап яшибез. Әнигә бөтенебез дә якын. 10 бармакның кайсын тешләсәң дә, авырта, ди ул. Нәкъ  шулай. Барыбызны бер төрле яратып яши. Төп йортка әнинең хәлен белергә гел барып торам. Бер генә теләк: әниле булып озак яшәсәк иде әле!

Төп фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү