Ачы балан тәме: Әниләр көне уңаеннан уйланулар

Кайвакыт оныкларның әниләрен (кызым белән киленемне) кочканнарын күзәтәм. Сабый мәхәббәте тирән һәм риясыз, ул әлегә бу дөньяның матди яклары белән дә, башка прагматик максатлар белән дә чүпләнмәгән. Әмма бер нәрсә хак: еллар үткән саен бала яратуы кечерәя, аналарныкы үсә һәм зурая.

Бигрәк тә әни олыгайгач, бала ярдәменә мохтаҗ була башласа, хәл үзгәрә: әни дигән авыр йөкне тартасы килми, ул авыр сынауга әверелә. Картлар йорты дигән исеменнән үк йөрәккә салкын йөгерә торган урынга мохтаҗлык барлыкка килә. Гыйбрәт өчен генә белешеп карасак, без ул йортларда буш урыннар юклыгын, зур чират икәнен белер идек. Әти-әниле балаларның башка гаиләләрдә тәрбияләнүе дә хәзер сирәк түгел. Иманнан баш тарткан секуляр җәмгыятьләрнең зур бәласе болар.

Тагын бер нәрсә бар: әнигә булган мохтаҗлык аны бер тапкыр да күрмәгән балалар йөрәгендә зур урын ала. Аз гына мөстәкыйль затка әверелүгә, алар төрле юллар белән хәзерге телдә «биологик әни» дип аталган кешене эзли башлый. Йөрәкне тетрәндерә торган бик күп сюжетлар туа. Социаль челтәрләрнең берсендә бер кызның еллар буе үз әнисен эзләве турындагы постлары белән танышырга туры килде. Яхшы гаиләдә тәрбияләнеп үскән ул. Тугач ук үзләренеке итеп рәсмиләштергәннәр дә җил-яңгыр тидерми үстергәннәр. Тәрбиягә алган ана белән бала арасында аеруча якын дуслык булган. Әмма дә ләкин йөрәге белән барыбер үзенең бу гаиләнеке түгеллеген тойган. Яшерсәләр дә, үзенең тәрбиягә алынган чит бала икәнен ачыклаган. Аңа хәтта ЗАГС хезмәткәре әйтеп караган: «Менә бит синең туу турындагы таныклыгың туган көндә үк рәсмиләштерелгән, уллыкка алынган балаларның алай булмый ул», – дигән. Әмма кыз дөреслекне ачыклау омтылышыннан кире кайтмаган. Тәрбияләп үстергән әнисе, кинәт авырып, үлем сәгате якынлашкач кына аңа серне ачкан: бер студент кыз, алдан килешеп, тууга баланы гаиләгә тапшырып, юкка чыккан. Шуннан кыз үз әнисен эзләп табу өчен яңа технологияләргә мөрәҗәгать иткән: ДНК анализы аша биологик анага юл табарга теләгән. Интернетта хәзер бу юл белән чыгышларын ачыкларга теләүчеләргә ярдәм итүче махсус сайтлар бар икән. Күзәнәктә язылган кодлар аның татар кызы булуын ачыкларга ярдәм иткән, әнисенең Татарстаннан булуы да сер булудан туктаган (кыз үзе Мәскәүдә үскән) һәм, ниһаять, җепнең очы безнең Арча районында яшәүче хатын-кызга барып тоташкан. Ана белән бала очрашкан, интернетта фотолары да бар, әнисе начар кеше түгел икән, гафу да үтенгән. Әти кеше вафат икән инде. Кызның аңа охшавын да әйткәннәр.

Җәмгыять технологик яктан алга барган саен, мондый хәлләр ешрак очрый. Сәбәбе билгеле: кешеләр бу дөньяның сынау гына икәнен белми, мәңгелек тормышка әзерлек булуын оныталар һәм яшәгәндә дөньядан барысын да умырып калырга тырышалар. Рәхәт яшим дисәң, бала да, әти-әни дә йөккә генә әйләнә бит инде, табигый хисләр онытыла. Аллаһы Тәгалә исә үзенең Китабында ана дигән затны бик югары күтәрә… Анага хыянәт итү мәңгелек тормышны югалтуга тиңләштерелә. Аналарга эшләнгән изгелек Аллаһка якынайтучы һәм адәм баласын коткаручы иң зур нәрсә икәнлеге ассызыклана. Адәм балалары адаштыручы идеологияләр ярдәмендә бу хакыйкатьтән ераклаштырылгач, фаҗига үзен озак көттерми: әниләрне кире кагучылар мәйданга чыга. Кешеләрне уяту өчен, намуска өндәгән тетрәндергеч әдәби әсәрләр туа башлый. Сюжетлары тормыштан алынган ул әсәрләр зур тәрбия әһәмиятенә ия, билгеле, әмма барыбер иманга нигезләнгән кыйммәтләрне алыштыра алмыйлар. Без балачакта Шәриф Хөсәеновның «Әни килде»сен («Әниемнең ак күлмәге») телевизордан карап үстек. Драма бик популяр иде. Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре теманы башка юнәлештәрәк иңли, киңрәк колачлый, ул да йөрәккә үтеп керә.

Бу темага алынгач, Василий Шукшинның «Калина красная» повестен яңадан укып чыктым. Күз алдында шул повесть буенча эшләнгән кинофильмның бер эпизоды торды. Рецидивист карак Егор Прокудин, төрмәдән чыккач, күп еллар буе күрешмәгән әнисе янына барып чыга. Үзенең кем икәнен әйтми. Ана Егорның төрмәдә утырганда хат аша танышкан хатыны Любага үзенең сугышта үлгән балалары һәм 18 ел элек югалган улы турында сөйли. Кара күзлек кигән улының үзен тыңлап утыруын белми. Беләсезме: нәфис фильмдагы бу эпизод документаль бит, анда актриса түгел, чын ана чыгыш ясый. Кино төшерә башлагач, Куделиха карчыкны уйнарга тиешле актриса авырып китә, әмма авылда шундый ук язмышка ия булган бер карчык булуын әйтәләр. Карчыкны яшерен камера белән төшереп алалар һәм аның чын фаҗигасе кинофильмга эпизод булып кереп китә. Картинаның иң тетрәндергеч урыны да шул инде. Соңыннан Шукшин карчыкның өен үз куллары белән сипли, кышка утын әзерләп бирә, берникадәр акча калдыра. Карчык күршеләренә үзенең югалган улы шул Шукшин икәнен сөйләп йөри. Әдәби әсәрдәге Егорга исә, «кеше кыяфәтенә кереп», әнисе янына кайтырга насыйп булмый, аны элекке «дус»лары үтерә.

1974 елда Бакуда узган бөтенсоюз кинофестивалендә төп приз өчен ике картина көрәшә: Быковның «В бой идут одни старики» фильмы һәм Шукшинның «Калина красная» картинасы. Чиновниклар Шукшин фильмын икенче урынга калдырырга ниятли, әмма бу хакта ишеткәч, Быков: «Минем картинам – сугыш турындагы чираттагы бер фильм, ә Шукшинныкы  моңарчы үтеп керү түгел, уйларга да тыелган зонага бәреп керү», – дип, Гран-придан Шукшин фильмы файдасына баш тарта. Фильмның фокусы, минем уйлавымча, Егорның үз әнисе Куделиха карчык белән яшерен очрашуын сурәтләгән эпизодта. Аның уйналмыйча, картинага чын тормыштан килеп керүе сюжетны икеләтә көчле итә. Егор үлеме алдыннан Любага калдырган акчаны, икегә бүлеп, әнисенә илтергә васыять әйтә.

Ана – бала мөнәсәбәтләрен тотып торырга тиешле төп нигез юк ителгәч, тормыштан бәхет кача, аннан ачы балан тәме килә башлый. Әсәрне кабат укыганда, шул турыда уйландым.

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү