Телефонлы сабыйлар: замана уенчыгын балага иртә тоттыру  нинди нәтиҗәләргә китерәчәк?

Кулларына телефон тотып  туалар, диләр хәзерге балалар турында. Биләүсәдән төшкән сабыйга чүлмәккә утырганда да, ашаганда да заманча уенчыгы кирәк. Бирмәсәң – каравыл кычкыра башлый, бирсәң – бәйлегә әйләнергә мөмкин. Әти-әниләргә алтын урталыкны ничек табарга?

3 яшьтән – «Ютуб»та

Россиядә интернетта утыручы  мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны өч тапкыр арткан. 2011 елда  3–6 яшьлек сабыйларның 22,6 проценты  гаджетлар белән мавыкса, 2020 елда  бу сан 68,3 процентка җиткән. Югары икътисад мәктәбе уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтә. 2020 елда 3–14 яшьлек балаларның 90 проценты көнгә бер мәртәбә булса да, дөнья «пәрәвезе»нә кергән. Эстониядә бу күрсәткеч – 91,  Чехиядә – 92 процент.

– Улыбыз Сәгыйть  «Ютуб»ка 3 яшьтән керә башлады. Аңа хәзер – 4 яшь. А4 дигән тәхәллүсле блогер  өч дусты белән  төшергән видеоларны исе китеп карый. Блогерга 14 миллион кеше язылган. Бал корты   турында клип чыккач, көннәр буе шуны  карады. Безгә башка  каналны ачарга кушмый иде. Ул   җырдан туйды инде. Мармелад дигән уенны да бик ярата. Телефон бирсәң, күзләрен минут саен чепелдәтеп йома башлый. Берара бөтенләй туктата алмадык. Бакчадагы тәрбиячесе  безне, нерв авырулы бу, дип ачулана. Аптыраган инде, бөтенләй бирмичә дә булмый. Күзләре бетмәсен дип, телевизорга «Ютуб»ны тоташтырдык, – ди Светлана Шәйдуллина.

Мәскәүдә яшәүче артист Нәфисә Хәйруллинаның  улы Даниэльгә – 4 яшь.

– Мин телефон бирүгә бөтенләй каршы идем. Иремә дә, телефон, планшетлар бирмибез, телевизор күрсәтмибез, дип әйтеп куйдым. Әмма яшьтәшләре барысын да белгәндә, безнеке  артта калачак бит. Һәр әти-әни баласының заманнан артта калмавын тели. Башта  Даниэльнең телефонга исе китмәде, ике яшьтә аңа  да кызык була башлады. Планшетымны аңа бирдем.  Мультфильмнар карамаса да, клиплар, «Око» платформасын карарга ярата. Җыр кирәк аңа. «Тикток»ка теркәлмәдек. Күз  табибы, әлегә барысы да яхшы, телевизорны якыннан карый  башласагыз, телефон  бирсәгез, балагыз күзлек киеп йөри башларга мөмкин, дип кисәтте. Планшетны озакка бирмибез анысы. Баланы кызыксындыру авыр түгел. Әгәр  барыбыз да дөньяны онытып, интернетка кереп китсәк,  әлбәттә, бала да  дөньясын онытачак. Алар безгә охшарга тырыша. Йокларга ятканда улыма китаплар укыйм. Укыган шигырьләрне тиз отып кала, – ди Нәфисә Хәйруллина.

 

«Телне бит телефон ачмый»

Казандагы 112 нче бакча тәрбиячесе, татар әти-әниләр төркеме әгъзасы Мөслимә Гыйльманова, сабыйлар бакчага телефон алып килми, әмма «акыллы сәгать»ләр тагарга теләүче әти-әниләр бар, ди.

– Яңа санПиН нормалары буенча хәзер  4–5 яшьлек балалар өчен  шөгыль вакытында  интерактив такталар куллану бетерелде. Фәкать зурлар төркемендә генә калдырылды. 2–3 яшьлек сабыйларга  гаджетларны бөтенләй бирергә кирәкми.  Баланың теле ачыла торган вакыт. Аны бит телевизор яки сенсорлы телефон белән  ачмыйлар.  Әни белән  бала арасындагы якынлык мөһим. Балам сөйләшми дип, логопедка йөрүче әти-әниләр дә күп. Бу – шул телефон нәтиҗәсе, – ди Мөслимә Гыйльманова. – Телефон  баланың психикасына йогынты ясый. Төрле компьютер уеннарын әйткән дә юк инде.  Заманга иярү – ул баш-аяк белән цифрлаштыруга бәйлелек дигән сүз түгел. Әти-әниләр  баласының кулына телефон тоттырып куя да үз эшенә чума. Өйдә генә түгел, сәүдә йортларында, әти-әниләр кием сайлаганда да, «тәгәрмәчле  кәрҗин»дә  утырган балаларның күзе шул замана уенчыгында. Кайберләре аларның нинди  мультфильм караганын да белми. Симпсоннар мультфильмда хәтта секс турында сөйләшәләр, үзем берничә тапкыр ишеттем. Шуңа күрә ул мультфильмны балага бөтенләй каратмыйм.

 

Әби-бабай тәрбиясе  җитми

Гаджетлы сабыйларга карата «Ак калфак»  татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың да фикерен белештек.

– Бүген тормышны интернет, телефоннан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Аны бөтенләй тыеп булмый. Беренчедән, бәләкәй балага телефон алмаска кирәк. Биргән очракта унбиш минут вакыт җитә.  Бала телефонны ярата, тыныч кына утыра дигән әйбер  булырга тиеш түгел. Башта 1–2 яшьтә мультфильм караса,  үсә төшкәч, ул әллә нинди сайт, төркемнәргә кереп китәргә мөмкин. Интернетның чиге юк. Беренчедән, сәламәтлеккә зыян китерсә, икенчедән, психик  тайпылышлар турында онытмаска кирәк, – ди  Кадрия Идрисова. – Бала белән  уйныйбыз икән, аны мультфильмнан да  яхшырак  кызыксындыра алабыз. Әби-бабайлар тәрбиясе җитми. Яшьләрнең күбесендә, алар оныкларга нәрсә бирә, дигән фикер бар. Юкка гына бу ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителмәде. Телебез, бишек җырлары, милли киемнәр дә кирәк. Әби-бабайлар оныкларына кәләпүш кидереп, туган телдә шигырьләр өйрәтә ала. Әти-әниләргә караганда, безнең вакыт күбрәк.  Телефонны  бала кулыннан алып булмый дип сылтау табабыз. Аның өчен башка төрле шөгыль табарга кирәк. Шул хакта уйланганыбыз бармы?  Әгәр  проблеманы вакытында хәл итмәсәк,  бала виртуаль  дөньяда яши башлаячак. Анда аны ачуланучы да, кычкыручы да, үз таләпләрен куючы да юк. Шул ук вакытта әкрен генә бер юл белән алып китүчеләр бар. Эштән кайткач, бала яныбызга килеп, кызык итеп нәрсәдер сөйли башлый. Аны куәтләп алмыйбыз бит. Бар әле, чыгып тор, вакыт юк, соңыннан килерсең, дибез. Бер, ике, өч килә дә, аннан килми башлаячак. Әгәр аның киңәшчесе, дусты була алмыйбыз икән, баланы кулдан  ычкындырачакбыз. Ул серен сөйләргә кеше табачак, әмма әти-әнигә түгел, башка юлдашларына.

Белгеч сүзе

Лилия Горохова,   ДРКБның психология бүлеге мөдире, табиб:

– Компьютер, телефоннарга бәйле балаларның аппетиты югала, эче, башы авырта башлый. Йокламагач, күз төпләре каралып тора. Бер юнәлештә генә утыргач, берничә айдан  умыртка баганасында тайпылышлар күзәтеләчәк. Күз табиблары күз күрүе начараюы турында еш әйтәләр. Китап укымый, дуслары белән аралашмыйлар. Кафеда утырабызмы, самолетта очабызмы – һаман бер картинаны күрәбез. Кечкенә сабыйларның кулларында – планшет. Элек әниләр, әбиләр кычкырып китап укый,  рәсемнәр карап аңлата иде. Хәзер кыйммәтләр үзгәрде. Интернет белән мавыгу нерв системасының эштән чыгуына китерә. Андый бала реаль дөнья белән элемтәсен югалта, яшерен депрессия барлыкка килә. Бала үз эченә бикләнеп, әти-әнисе белән сөйләшмәскә мөмкин. Актив тормыш, кешеләр белән аралашу, ярату бала шәхесен үстерә.

​Әгәр бала  башта  геройлары начар  булган мультфильмнар караса,  вакыт үтү белән шундый ук темадагы уеннарга күчәчәк. Башка әйбердән, дуслары белән аралашудан, китап укудан, ниндидер максатларга ирешүдән ләззәт алудан туктаячак. Бу сәламәтлектән бигрәк, рухи халәтенә зыян салачак, шәхес буларак җимерүгә китерәчәк. Бала  нәрсәнең яхшы икәнен аермый башлаячак. Совет заманында  мультфильм, нәфис  фильмнарны,  телевизор экранына чыкканчы, махсус комиссия тикшерә иде. Күп кенә психологлар балалар яратып карый торган заманча мультфильмнарны, видеосюжетларны өйрәнде. Чыннан да, кайберләре психиканы җимерүгә юнәлтелгән.  Белгечләр баласының кулына беренче тапкыр  телефон тоттырганда, мультфильмнарны  бергә карарга киңәш итә.  «Ни өчен бу герой  үзен шулай тота?» – дип фикерләрен сорарга кирәк. Бергәләп карау  бала белән әти-әни арасындагы ышанычны да арттырачак. Әгәр балагызның кәефе, үз-үзен тотышында нинди дә булса үзгәреш сизсәгез, психологка барыгыз. Балагызны  тыңлагыз, аның белән дус булыгыз.  Ялгышырга ирек куегыз. Әгәр кадак кагарга җыена икән,  без инде бармагына суга күрмәсен, дип кайгыра башлыйбыз. Ә бит телефонда ул – ялгыз.  Анда үзен күрсәтү өчен ялган исемнәр таба. Анда  аны мактыйлар, «балл»ар җыя. Без балаларның ихтыяҗларын  интернетта түгел, тормышта канәгатьләндерергә өйрәтергә тиеш.

 

Рәмилә Сәхәбетдинова, «ШАЯН ТВ» башкарма директоры – баш мөхәррир, педагогика фәннәр кандидаты:

– Сабыйларга бик иртә  телефон бирүгә эчем поша. Ашаганда да шушы замана уенчыгын тоттырып куялар. Янәсе,  аппетиты начар, ә мультфильм караса, яхшырып китә. Яшь әниләргә, ашамый  икән, ник сез аны мәҗбүр итәсез, дигән сорауны биргәнем бар. Ул үзенә тиешлесен болай да ашый.  Мультфильмнар карап, сабый үзенең нәрсә ашаганын да белми, ризыкның тәмен дә сизми. Кайбер гаиләләрдә шуны күзәткәнем бар: олылар табын янында, ә балалары читтә интернетта утыра. Бу бит сабыйларны гаилә традицияләреннән аерып кую дигән сүз. Тавыш-тыны чыкмасын дип, сырхауханәләрдә чират торганда да, сәүдә үзәкләрендә дә гаджет бирәләр. Бала  як-ягын күзәтергә  тиеш.  Телефонны артык куллану акылга да зыян китерә дип уйлыйм. Алар күбрәк аралашырга, сөйләшергә тиеш. Телефонны 1 нче сыйныфка барганда бирү дөрес дип саныйм. Анысы да әти-әни белән хәбәрләшү өчен кирәк. Өйдә телефонны  ярты яки бер сәгатькә бирүче гаиләләргә хөрмәтем зур. Дәрес әзерләгәч, күпмедер вакыт интернетта утырырга рөхсәт итәләр, ә болай чикләп куялар. Телевизор каршында да баланы көннәр буе утыртырга ярамый. «Шаян ТВда программаларны балаларның яшь үзенчәлеге, психологиясен истә тотып төзедек. Мәсәлән, кечкенәләр өчен тапшырулар бишәр минутлык. Әти-әниләр барысын да контрольдә тотарга тиеш. Бала уенчыкларын җыештырганда, уен уйнаганда, татарча телевизор  яңгырап торса, бик әйбәт. Татар теле аның колагына керәчәк.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү