Белгеч: «М-12 трассасы ил, республика өчен кирәк!»

«Бүгенгә М-12 трассасының расланган трассировкасы юк!» «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тизйөрешле М-12 трассасы төзелеше турында сөйләгәндә «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко журналистларга бу турыда кат-кат басым ясады. Җитәкченең моңа берничә кат әйләнеп кайтып, кистереп әйтүе аңлашыла, әлбәттә. Чөнки юлны үзләре аша уза дип уйлап, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар.
– Трассировка катлаулы. Шул ук вакытта без җәмәгатьчелек белән проблемалар булуын да теләмибез. Кайдадыр митинглар уза башлаган, ләкин әлегә расланган трассировка юк. Әгәр кемдер йорты яныннан юл уза дип әйтә икән, димәк, ул алдый! Планны халыкка проектны барлык субъектлар белән килештереп бетергәч кенә тәкъдим итәчәкбез. Кайвакыт безгә теге яки бу урынга барып, аның туфрагын, үзенчәлекләрен өйрәнергә туры килә. Шуннан чыгып, халык юлны шул урында уза, дип фаразлый. Ләкин бу һич кенә дә алай түгел, – диде ул.
Җитәкче хәбәр итүенчә, юл төзелеше буенча өч вариант бар (дөрес, ул аларны әйтергә теләмәде), тик әлегә төгәл карар кабул ителмәгән.
– Без проектлаучылар, республика җитәкчелеге белән юл төзегән вакытта килеп туарга мөмкин булган проблемаларны мөмкин кадәр киметү өчен тырышабыз. Шундый вариантларны карыйбыз да, – диде Вячеслав Петушенко һәм проект расланган очракта да, бик аз кешенең генә зыян күрәчәген әйтте. – Ниндидер уңайсызлыклар булмый калмас, әлбәттә, тик без аларны экологик, техник чаралар ярдәмендә киметәчәкбез. Яннарыннан юл узган кешеләр ниндидер авырлыкларны сизмәячәк. Чүлдә юл салу мөмкинлеге булса, шулай эшләр идек тә, ләкин аның кемгә генә кирәге булыр иде икән соң? Бу трасса илгә, Татарстанга кирәк, – диде Вячеслав Петушенко.
Әгәр шулай да автобан кемнеңдер җире аша узган яки корылманы бөтенләй сүтәргә туры килгән очракта, моның дәүләт тарафыннан билгеләнгән тәртибе барлыгын да искә төшерде. Куелган бәя белән килешмәгән очракта, милек хуҗасына моны суд аша хәл итәргә туры киләчәк.
Проектны төзүчеләрнең төп бурычы – Мәскәүдән Казанга барып җитү вакытын кыскарту. Хәзерге вакытта М-7 трассасы буенча Россия башкаласына барып җитү өчен 12 – 14 сәгать кирәк. Яңа магистраль төзелгәч, әлеге вакыт 6-7 сәгатькә генә калачак. Шул рәвешле, икътисадка да уңай йогынты ясаячак, дип ышандыра ул.
Вячеслав Петушенко әйтүенчә, магистральдә хәрәкәт итү өчен дүрт полоса булачак. Быел әзерлек этабы бара. Ә киләсе елның икенче яртысында төзелеш эшләре башланачак. Якынча 70 чакрым юлны Татарстан компанияләре салачак. Билгеле булганча, трасса түләүле булачак. Бер чакрымы якынча 1 сумга төшәр, диләр. Эш шунда ки, юл төзелешенең 60 процентын – дәүләт, 40 процентын шәхси инвесторлар күтәрә. Соңгыларына булган бурычны егерме елда кайтарып бирмәкче булалар. Билгеле инде, трассаны файдалану өчен бирелгән акча хисабына. Аннан соңгы елларда да әлеге юлдан бары тик акча түләп кенә җилдерергә мөмкин булачак: керем башка магистральләрне төзүгә китәчәк.
Яңа трассаны төзегәндә М-11 трассасы тәҗрибәсе исәпкә алыначак. Машиналар тавышын киметү өчен җиһазлар, заманча яктырткычлар, мәгълүмати элмә такталар файдаланылачак. Шулай ук биредә «Акыллы юл» проекты да гамәлгә ашырылачак. Һәр 50 – 80 километр аша тукланырга, төн чыгарга һәм машинага бензин салырга мөмкин булган күпфункцияле зоналар оештырылачак. Трассада хәрәкәт иткән өчен түләгәндә дә туктап торырга туры килмәячәк. Магистральдә «ирекле агым» системасы эшләячәк.
– Юлда светофорлар, җәяүлеләр кичүе булмаячак. Сәгатенә 120 километр тизлек белән барган машина бик кирәк булган очракта гына туктарга мөмкин. Уңайлылык өчен түләргә туры киләчәк, әлбәттә, – ди Вячеслав Петушенко.

Балан баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында булыша

Баланны иртә көздә сентябрь-октябрьдә дә, көннәр суытып, җимешләре туңгач та җыялар. Туңган җимешнең ачысы кими. Шуңа күрә иртә көздә җыелган баланны 3-4 ай салкын урында тотарга киңәш итәләр.
Баланның ачысын бетерү өчен бер тәүлек туңдыргычта яисә 125 градус кызулыктагы мичтә 40-45 минут тотып алырга кирәк.
Ничек дәваланырга?
Бабаларыбыз баланны ризык буларак кына түгел, дару буларак та кулланганнар.
Балан кайрысын хәтта чит илләргә дә чыгарып сатканнар.
Дәва буларак баланның чәчәген дә, җимешен дә, кайрысын да кулланалар. Балан җимешендә шикәр, катехин, кан тамырларын ныгытучы Р-актив, пектин матдәләре, К, С витаминнары, каротин бар. Балан төше җимешенә караганда да файдалырак дип санала.
Балан кайрысын апрель-май айларында җыеп киптерәләр. Фәнни медицина аны бала тапканнан соң кан агуны туктату өчен, гинекологик авырулар вакытында аналыктан кан киткәндә, күрем кыенлашкан чорда, геморройны дәвалаганда кулланырга тәкъдим итә. Көзән җыеруны туктатучы препаратларны балан кайрысыннан ясыйлар. Кайры төнәтмәсе әзерләү өчен 4 чәй кашыгы кипкән һәм ваклаган кайрыга 200 мл су салып, 30 минут кайнаталар. Сөзеп, кимегән кадәр су өстиләр һәм көненә 3 мәртәбә ашар алдыннан 1әр аш кашыгы эчәләр. Төнәтмә аналыктан, борыннан кан киткәндә, казналыклар ялкынсынганда файдалы.
Балан җимешен гастритны, ашказаны җәрәхәтен, салкын тиюне дәвалау, сидек куу өчен кулланалар. Балан йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә.
Витамин җитмәгәндә балан бер дигән дәва.
Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә 2 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә.
Балан төнәтмәсе ашказаны согы әчелеге түбән булганда гастриттан файдалы. 1-2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көн дәвамында эчәргә.
Салкын тиеп баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе тәкъдим итәләр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8 – 10 минут кайнатырга. Сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк.
Баланнан әзерләнгән тәм-томнар сәламәтлеккә уңай тәэсир итә, иммунитетны ныгыта. Балан – сә¬ла¬мәт¬ле¬ге¬без¬не саклау һәм тук¬лану өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән бер хәзинә. Ләкин табигать хә¬зинәләренең күбесе я бөтенләй файдаланылмый, яисә файдаланылса да, аларны әзерләүнең халыкка билгеле ысуллары инде онытылып бара.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү