Фәрит Хәнифов яңа трасса турында: «Төзүчеләр халыкка уңайлы булсын өчен тырышачак»

Татарстан Дәүләт Советында Мәскәү – Казан автобанын төзү эшләренә кагылган чираттагы сөйләшү ике сәгатьтән артык барды. Бәхәсләр бик кызу булды, чөнки җитәкчеләр һәм проект төзүчеләр нигездә Лаеш районындагы автотрасса үтә торган авыллардан килгән вәкилләрнең сорауларына җавап бирде. Аңлашылганча, фикер алышулар әле дәвам итәчәк, әмма юлның кирәклегенә беркем дә шикләнми.

«Түгәрәк өстәл»не Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Татарстан парламенты комитеты җитәкчесе Александр Тыгин алып барды. Аңлашыла ки, Лаеш районының Орел, Каипы, Тургай, Троицкий, Тарлаш авыллары халкын беренче чиратта, ни өчен трасса торак урыннарга бик якын үтә, дигән сорау борчый. Тарлаш авылыннан Жанна Белицкая утырышның башында ук әлеге сорауны кабыргасы белән куйды. Югыйсә якында гына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр дә бар бит, диде ул. «Гипростроймост Санкт-Петербург» институты» акционерлык җәмгыяте проектының баш инженеры Андрей Резвяков, бу эшкә икътисади яктан карадык, болай иткәндә чыгымнар азрак булачак, диде.

Әлеге авылларда яшәүчеләр җирләрнең нинди мантыйкка нигезләнеп резервлануы турында да сорадылар. «Буш җирләр, кырлар аңлашыла инде, ә менә коттеджлар төзелгән участокларның да резервлануына бик аптырыйбыз. Сәбәбе нәрсәдә?» – диештеләр алар, гаҗәпләнеп. Бу сорауга Александр Тыгин җавап бирергә тырышты: «Төзелеш башлану белән алыш-биреш эшләре пәйда булды. Спекулянтлар күп, җирләрне сатып алганнар. Нәтиҗәдә проблемалар башланды. Бу хәлне туктату максатыннан узган атнада Татарстан Кабинетлар Министры карары нигезендә автобан төзелеше өчен бер меңгә якын участокны резервлап куйдык». Бу җавапны кабул иттеләр итүен. Әмма, ни өчен йортлар төзелгән участокларны да резервладылар, дигәне һавада асылынып калды. Чөнки, әйтүләренчә, җавап бирергә янәшәдә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре булмады. Александр Тыгин бу теманы, ачыклар өчен, эш төркеменә тәкъдим итте.

Бу төркем бер атна элек кенә төзелеп, аны Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкли, урынбасары – Орел авылындагы инициатив төркемнең рәисе Дмитрий Дементьев. Аның да әйтер сүзләре күп булды. «Миңа күп вакытта без инде әзер проект буенча фикер алышабыз кебек тоела. Ике ай ярым һаман бер үк нәрсәне тукыйбыз. Бернинди аңлашу күренми. Юл кирәк, әлбәттә. Әмма кешеләр турында ник уйламыйбыз?» – диде ул. Моңа каршы Александр Тыгин Саескан тавында күпер төзелгәннән соң Алексеевск районының икътисади яктан ничек алга китүен өлге итеп сөйләде. Шулай да Орел вәкиле белән әңгәмәне дәвам итәргә мәҗбүр булды, конкрет мисаллар китер, без ничек инде халык турында кайгыртмыйбыз, дип сорады. Дмитрий Дементьев беренче чиратта халыкның сәламәтлегенә тукталды. Тавыш, авыр металл калдыклары, экологиягә зарар килү, яктылык йөкләнеше, агынты сулар, урман кисү мәсьәләләре дип, бармак бөгеп санап чыкты. Җавабы мондый булды: компенсация өчен проектта акча каралган, тавыштан саклый торган коймалар тотылачак, урманнар утыртылачак, экология мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк.

Урманны кисәләр дә, утырталар да…

Якынча исәпләүләр буенча, юл төзелеше 94 гектар урманны юкка чыгарачак. «Экологик нормаларның таләпләре бик югары. Шуңа күрә без урманнар буенча да экспертиза үтәргә тиеш булачакбыз. Һәр агач исәптә, компенсация түләүләре һәм яңа агач утырту эшләре билгеләнгән», – диде бу җәһәттән проект җитәкчесе. Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов, агач үсентеләре утырту өчен урыннар әзерли башладык инде, дип өстәде. Моңа каршы авыл вәкилләре: «Орел авылына яшел үсентеләр белән ничек компенсация ясап була соң? Анда агач утыртырлык урын калмады бит инде», – дип бик гаҗәпләнделәр. Баксаң, министр урынбасары әйтүенчә, закон буенча компенсациягә тәгаенләнгән урманны субъектның теләсә кайсы участогына утыртырга ярый икән. Ә монда әлеге авылларга хөрмәт йөзеннән Лаеш районы территориясенә утыртмакчы булганнар. Бу сүзләрне Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та җөпләде.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтүенчә, трасса төзелеше якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләргә максималь уңайлылык тудырырлык итеп башкарылачак. Хәтта проектның бәясе кыйммәтләнгән очракта да.

– Без кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары юл аша чыга алсын өчен уңайлыклар тудыру мәсьәләсендә фикер алыштык. Минемчә, җирле юллар федераль трассаны гармонияле рәвештә кисеп үтүенә бәйле сорауларга проектлаучыларның уңай җавап табуы мөһим, – диде министр. – Федераль трасса җирдә булачак, ә без өстән хәрәкәт итәчәкбез. Җирле халыкка комачауламасын өчен, трасса ерактарак салыначак. Бу, әлбәттә, кыйммәтләнүгә китерә.

Автобан нинди булачак?

Бу олы юлның булачагы турында Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин агымдагы елның июль аенда Татарстанга сәфәре вакытында хәбәр иткән иде. Трасса Европа – Көнбатыш Кытай транспорт магистраленең бер өлеше булып торачак. 8,4 мең км озынлыктагы юл илләр арасындагы сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерер дип көтелә.

Юлның Россиядәге участогы 2 мең километрга җитә. М-12 – шуның 795 километрга сузылган өлеше. Бу автотрасса Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чуашстан һәм Татарстан республикалары арасында тиз йөрешле автохәрәкәтне тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә Казаннан Мәскәүгә бару вакыты ике тапкырга – 12 сәгатьтән 6,5кә кадәр кыскарачак.

«Автодор» идарәсе белдергәнчә, әзерлек эшләре быел, ә юл төзелеше 2021 елның икенче яртысында башланырга тиеш. М-12 трассасының Татарстанга керү ноктасын Кайбыч районында ясарга планлаштыралар. Аннан юл Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч районнары буйлап китә. Казанга иң якын урыны – Гребени һәм Нариман авыллары арасындагы участок. 30га якын авыл М-12 юлыннан 100дән алып 1500 метрга кадәр ераклыкта гына кала. Идел аша салынган күпер Казанга 10 километрга якынлаша. Әлеге территориядә 20 км участокны түләүле итәргә уйлыйлар. Аның бәясе бер км өчен 2,5 сум тирәсендә тирбәлә. Тик бу төгәл сан түгел. Бу акча белән инвесторлар алдындагы бурычны капларга җыеналар.

М-12 магистралендә шлагбаумнар планлаштырылмый. Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белдергәнчә, 15 аслы-өсле юл төзеләчәк. Шуңа күрә төбәк юлларына керү авырлык тудырмас дип уйланыла. Казанга керү юлы башкаладан 20 – 30 км ераклыкта. Аны пассажирларга уңайлы булсын өчен аэропортка булдыра алган кадәр якынрак итәргә уйлыйлар.

Кыскасы, бу маршрутта машина йөртүчеләргә бернинди комачаулык та булмас кебек. Җәяүлеләр өчен дә җир өстеннән яки җир астыннан юллар ясала. 5 –  80 км юл үткән саен бензин салу урыннары, шиномонтаж хезмәте, кафе, кунакханәләр көтә. Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 120 км булыр дип исәпләнә.

Россиянең Икътисад үсеше министрлыгы сайтында күрсәтелгәнчә, бу тиз йөрешле автомобиль магистрале I Б категориясенә керә. Димәк, монда машиналар хәрәкәте өчен һәрберсе 3,75 м киңлегендәге 4 – 6 полоса (һәр юнәлештә 2-3) планлаштырыла. Беренче ремонтка кадәр 12 ел хезмәт итсә, икенче капиталь ремонт 24 елдан соң гына кирәк булачак. Шунда ук 2025 елга яңа трасса 70 млн тонна йөк агымы җәлеп итәчәк дип хәбәр ителә.

Әйтергә кирәк, безнең өчен күктән төшкән бәхет кебек инде бу. Көн эчендә хәтта Мәскәүдән дә әйләнеп кайтырга мөмкин булсын әле. Сүз дә юк, ризасызлык күрсәтүчеләрнең моң-зары түгелмәсә, бөтенләй дә әйбәт булыр иде.

ФГИС ТП сайтына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзасы белән юл төзелеше барышында проектка үзгәрешләр кертү мөмкинлеге турындагы документ эленгән. Димәк, авыл кешеләренең кайбер теләкләре үтәлер дә әле.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү