Бозауларның бер колагына QR-код куелачак

Мәгълүм булганча, ел башыннан терлекләрне Бердәм идентификацияләү башланды. Татарстанда әлеге системаны, беренчеләрдән булып, Арча һәм Балтач районнары сынады. Соңрак аларга республиканың 14 районы кушылды.

Районнар белән видеоэлемтә аша узган киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр иткәнчә, бүген 2728 баш мөгезле эре терлеккә «тамга» сугылган. Бу эш буенча лидерлар – Арча, Балтач, Лениногорск һәм Чирмешән районнары.
Октябрьдән мөгезле эре терлекләрне маркировкалауга калган бөтен районнар да кушылырга тиеш. 2021 елның 1 июненнән башлап мөгезле вак терлекләрне идентификацияләү эшләре башланачак. Киләсе ел башыннан әлеге системага атлар да керәчәк. Башка төр хайваннар буенча эшләр 2022 елдан 2024 елга кадәр булачак. Моның өчен Татарстан Министрлар Кабинетының быелның 26 августындагы боерыгы белән, республика территориясендә хайваннарны теркәү һәм исәпкә алуның бердәм системасын кертү буенча «Юл картасы» да расланган.
Аңлатып китәбез: бозауларның бер колагына бердәм мәгълүмати системага теркәлгән уникаль сан һәм QR-код белән тамгалар урнаштырыла. Шуннан соң районның ветеринария хезмәте терлекләргә ветеринария паспортын булдыра. Анда исә барлык мәгълүматлар да тупланып барачак.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, әлеге эшләр куркынычсызлык максатларыннан башкарыла.
– Бу эшкә тотынуның сәбәбе – хайваннарда йогышлы авыруларның таралуын булдырмау, шулай ук аның кайдан килеп чыгуын ачыклау. Шулай ук киләчәктә субсидия бирү дә идентификацияләүгә бәйле булачак, – дип аңлата җитәкче.
Ә күршеләребездә, гомумән, Россиядә бу мәсьәләдә вазгыять катлаулы. 32 төбәктә – тилчә, 25 төбәктә – африка дуңгыз чумасы, 39 төбәктә – бруцеллез, 23 төбәктә төенле йогышлы дерматит, 10 төбәктә патогенлыгы югары кош гриппы булуын билгеле. Шөкер, соңгысыннан кала, безнең республика әлеге куркыныч авырулар буенча имин. Әмма җитәкчеләр авыру һәм вакцинация ясалмаган терлекләрне санкциясез кайтару куркынычы барлыгын әйтә. Маркировкалау һәм идентификацияләү исә бер хайванны икенчесе белән алыштыру мөмкинлеген юкка чыгара. Катгый ветеринария эшкәртүләре узмаган хайваннарны кертү мөмкинлеге дә югала. Тагын бер уңай ягы – ветеринария документлары булмаган очракта, терлекләрнең хуҗаларын эзләү, шулай ук югалган хайваннарны эзләү мөмкинлеге.
– Республика территориясенә куркыныч инфекцияләр үтеп керү намуссыз эшкуарлар аркасында булырга мөмкин. Алар бәягә карап алдана. Хайваннарда йогышлы авырулар проблемалары булган төбәкләрдә терлек һәм терлекчелек продукциясенең бәясе, кагыйдә буларак, уртачадан түбәнрәк. Шуңа күрә республика территориясенә терлек кертү бар очракта да Баш ветеринария идарәсе белән килештерелергә тиеш. Шул рәвешле без төбәкнең теге яки бу йогышлы авырулар буенча статусын гына түгел, ә терлек чыгару планлаштырыла торган хуҗалыкның иминлеген, шулай ук үткәрелгән вакцинацияләр турында мәгълүматны да исәпкә алабыз. Хайваннарны исәпкә алу һәм идентификацияләү кебек инструментны да белеп торганда, безнең үзебез теләгән терлекнең кайтарылган булуына ышанычыбыз зур була, – дип аңлатты Габделхак Мотыйгуллин.
Билгеле булганча, Татарстанда барлык дәүләт хезмәтләре күрсәтү электронлаша. Авыл хуҗалыгы да читтә калмый, билгеле. Хәзерге вакытта РИВЦ ярдәме белән шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләр электрон рәвешкә күчерелә. Субсидия алу шулай ук хайванның бердәм идентификация номерына бәйле булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «кайнар линия» телефоны 8-800-444-16-70 (өстәмә 8) аша терлекләрне бердәм идентификацияләү мәсьәләләре буенча консультация алырга, биркалар алу өчен заявкалар, кызыксындырган сорауларны бирергә һәм килеп туган кыенлыклар турында хәбәр итәргә мөмкин.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең матбугат үзәге белгечләре аңлатуынча, үзгәрешләр эре һәм фермер хуҗалыкларында гына башкарыла. Әлегә яңалык шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә кагылмый. Бу эшләр аларда бары тик федераль закон чыккач кына башкарыла башлый. Махсус бирканы алу бәясе – 117 сум.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү