Газетага язылу

«Яңа геройлар чоры»: «Республика Татарстан» газетасы хәрби эстафетаны яңарта

Тизлеккә йөгерү, граната ыргыту, корал сүтү һәм җыю, хәрби дроннар белән идарә итү – “Республика Татарстан” газетасы призына ватанпәрвәрлек рухындагы хәрби эстафетада катнашучыларны әнә шундый сынаулар көтә.

«Яңа геройлар чоры»: «Республика Татарстан» газетасы хәрби эстафетаны яңарта
Фото: Юлия Бидун / РТ

Ул 80 еллык тәнәфестән соң  беренче тапкыр Казанда узачак. Оештыручылары – Татарстан Спорт министрлыгы, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) оешмасының республикадагы төбәк бүлеге.

Тәүге эстафета 1942 елда – ТАССР заводлары, Җиңүне якынайтып, тәүлек әйләнәсе станоклардан аерылмыйча, фронтка кирәк-ярак җитештергән бер мәлдә үткәрелә. Шул авыр чорда да Ватанны саклау өчен корал гына түгел, ә халыклар бердәмлегенең таләп ителүе аңлашыла. Тәүге эстафетаның маршруты шәһәрнең бөтен тарихи өлешен диярлек үз эченә ала. “Динамо” стадионыннан Карл Маркс урамына, шуннан соң Ирек мәйданыннан Кремльгә кадәр диярлек  сузылган була. Биредә спортчылар Бауман урамына таба аска борылып, Куйбышев мәйданына (хәзерге “Кольцо” сәүдә үзәге) кадәр йөгереп уза. Шуннан Горький урамына кадәр тауга менеп, маршрутның старт һәм финиш ноктасы – “Динамо” стадионына борыла. Студентлар һәм эшче яшьләрдән торган командалар хәрби киемнән винтовкалар тотып йөгерә. Хәрби спорт чарасы 1947 елга кадәр уздырыла. Аннан соң, хәрби булудан туктап,  тулысынча “тыныч тормыш” ярышына әйләнә.

“Республика Татарстан” газетасының баш редакторы Алексей Угаров әйтүенчә, чараны элекке форматка кире кайтару очраклы гына түгел. “Бүген, 84 ел элек булганча, илебез Европада яралган һәм канат җәйгән фашизмга каршы көрәшә. Идеологияләр, икътисадлар, хәрби технологияләр сугышы бара. Яңа чор яңа геройлар тудыра. Шуңа күрә без Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында Җиңүгә китергән күпмилләтле халкыбыз бердәмлегенең чишмә башына кире кайтырга карар иттек. Идеябезне хуплаган өчен Татарстан Спорт министрлыгына, “ГТО” төбәк иҗтимагый оешмасына рәхмәтлебез.

Россия көне алдыннан уздырылачак уртак проектыбыз бу”, – дип билгеләп үтте баш редактор. “ГТО” төбәк оешмасы рәисе Эдуард Иванов әйтүенчә, быел эстафета, транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен, Казанның үзәк урамнары буйлап узмаячак. “Эстафетаны шәһәр үзәгендә урнашкан Казанның Горький исемендәге Үзәк паркында үткәрергә булдык. Биредә кирәкле барлык спорт инфораструктурасы булдырылган. Шул рәвешле без узгандагы данлыклы традицияләрне торгызабыз”, – диде Иванов. Аның әйтүенчә, эстафета старты һәм финишы, 84 ел элегрәк булганча, стадионда – ләкин бу юлы “Трудовые резервы” спорт комплексы территориясендә булачак.

“Маршрут башта паркның үзәк аллеясы аша  узачак. Аннары мәйданга борылыш ясала: биредә хәрби сынаулар узачак. Шуннан спортчыларга аллеянең ахырына кадәр йөгереп узарга һәм киредән стадионга старт һәм финиш ноктасына әйләнеп кайтырга туры киләчәк. Юлда аларны утлы коралны сүтү һәм җыю, граната ыргыту, симулаторларда дроннар белән идарә итү, тизлеккә авыр әйберләр күчерү кебек хәрби сынаулар көтәчәк”, – дип билгеләп үтте оешма рәисе. 10 июньдә узачак хәрби эстафетада 10 команда катнаша. 84 ел элегрәк булганча, алар спортчылардан түгел, бәлки вузлар студентларыннан, хәрби предприятиеләр, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән торачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре