Җәй айларында биредә узачак чаралар белән «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның тарихи бистәләрнеүстерү дирекциясе директоры Элина Табакчитаныштырды.
Аның сүзләренчә, «Җанлы бистә» проекты Иске Татар бистәсен Казан халкы һәм кунаклары өчен даими җәлеп итү урыны итүгә юнәлдерелгән. Ул мәгърифәтчелек, экскурсия һәм мәдәни чараларны үз эченә ала. Мәсәлән, быел татар милләтеүзенчәлеге турында тарихчылар, этнографлар һәм социологлар катнашында җиде тематик лекция үткәрергә җыеналар. Моннан тыш экскурсияпрограммасы киңәйтеләчәк: июнь уртасыннаноктябрьгә кадәр айга ике мәртәбә туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар барлык теләүчеләр өчен бистә буйлап сәяхәтләр оештырачак.
– Идел буе халыклары әкиятләренә багышланган «Манзара» урам театры һәм бию фестивале җәйге сезонны ачып җибәрде дисәк тә ялгышмабыз.Фестивальдә бөтен Татарстаннан 500 дән артык иҗат коллективы катнашты. Каюм Насыйри урамыбуйлап ярминкә эшләде, анда Казаннан һәм Уфадан 20 дән артык һөнәрче үз продукциясен тәкъдим итте. Дирекциядә фестивальне ел саен уздырырга һәм киләчәктә аны башта Бөтенроссия, ә аннары Халыкара дәрәҗәгә чыгарырга исәп тоталар, – диде Элина Табакчи.
Моннан тыш, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, шәһәрне үстерү институты белән берлектә Каюм Насыйри урамы һәм аның тирәсендәге кварталларның дизайн-коды буенча эш башланган.Тарихи урыннарны үстерү буенча фикер алышу өчен эксперт-иҗтимагый совет төзеләчәк. Мәгълүматлардан күренгәнчә, бер үк вакыттадирекция Каюм Насыйри урамы, 38 адресы буенчаяңартылган музей киңлеге концепциясен эшләп бетерә. Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән быел Иске Татар бистәсе турында китап чыгачагы билгеле булды. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты катнашында тарихчы Энҗе Дусаева җитәкчелегендә әзерләнгәнбасма районның тарихы һәм бүгенге тормышы турында сөйләячәк.
Казан мэры Илсур Метшин исә проектны хупладыһәм бистәне үстерү концепциясе турында белгечләр белән җентекләп фикер алышырга кирәклеген әйтте. Моннан тыш шәһәр башлыгы туризмныүстерү мәсьәләләренә аерым тукталды.
– Тармак катлаулы вакытлар кичерүгә карамастан, туристлар агымын арттыру буенча максатларэлеккечә кала. Әгәр тышкы вазгыять үзгәрә икән, димәк, безгә эш алымнарын үзгәртергә, тырышыбрак эшләргә кирәк. Казан Россиянең иң динамик үзәкләренең берсе булып тора һәм бездә үсеш өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, – диде мэр.
Аның фикеренчә, Татарстан халкына һәм туристларга кызыклы булырлык тарихи урыннар бездә җитәрлек. Шуларның тагын берсе – ул да булса Бишбалта бистәсе.
– Бу бистә дә үз сәгатен көтә, дисәм, ялгышмам. Тарихи урыннарда алып барыла торган эшләрне без җирле халык өчен дә, туристларны җәлеп итү өчен дә дәвам итәргә тиеш, – дип ассызыклады Казан мэры.
Элина Табакчи билгеләп үткәнчә, Бишбалтабистәсе тарихи үзенчәлекләрен, аның мәдәни мирасын һәм алга таба үсеш потенциалын ачыклауга һәм популярлаштыруга аерым игътибар биреләчәк. Быел билгеләнгән программа кысасында бистәдә төрле форматтагы 30 га якынчара каралган. Узган җәйдә үк Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе ярдәме белән биредәяшәүчеләр өчен кызыклы проектлар оештырылганбулган. Эшнең яңа этабы масштаблырак булачак дип көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез