Казанда студентлар отрядларының юбилей слеты уза

Казанда 23 – 25 октябрь көннәрендә студентлар отрядларының юбилей слеты уза. Моңа гаҗәпләнәсе түгел. Аның Идел буе федераль округына караган штабы да башкалада урнашкан. Күптән түгел ул «Округның иң яхшы штабы» дигән исемгә дә лаек булган. Димәк, безнең яшьләр эштә дә батыр, бәйрәмдә дә матур.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, егет-кызлар өчен мондый отрядларда кайнап яшәү – ул эш белән мәшгуль булу гына түгел, ә үсеш мөмкинлеге, тәҗрибә туплау да. Монда отрядларның тагын бер файдалы ягы бар: ул яшьләрнең эш белән мәшгуль булу ихтыяҗын азмы-күпме каплый.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин әйтүенчә, аларда яшьләргә эш табу юнәлешендә дә эш алып барыла. «Бездәге эшсезләрнең 24 процентын нәкъ тә уку йортын бетергән яшьләр тәшкил итә. Аларны эш белән тәэмин итүне республика студентларының хезмәт отряды үзәге белән берлектә алып барабыз», – диде ул.
Эшче кулларга кытлык һаман да бар. Тимур Муллин сүзләренчә, инженер, техник белгечлекләргә ихтыяҗ зур. Шулай ук эшсезләрнең күп өлешен гуманитар белем алган яшьләр тәшкил итә.
Республика студентлар отряды үзәге җитәкчесе Василий Ислаев шушы яшьләр хәрәкәтенең Идел буе федераль округында ничек эшләве турында сөйләде. «2020 елны исәпкә алып фикер йөртсәк, яхшы күрсәткечләргә ирештек дип уйлыйм. Округ буенча барлыгы 14 штаб, 751 отряд бар. Бу – 17 меңнән артык кеше», – дип таныштырды ул. Студентлар күпчелеге хезмәт күрсәтү өлкәсен сайлаган, кайберәүләр Төньякка барып, төзелештә катнашудан да шүрләмәгән. Педагогик отрядлар июль-август айларында эшләгән. Киләчәктә хезмәт отрядларындагы яшьләрне М-12 тизйөрешле автомобиль юлын, Зәй ГРЭСы төзелешенә дә җәлеп итәргә ниятлиләр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү