Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе яшь парламентарийларын авыл яшьләре проблемаларына игътибар итәргә чакырды

Бүген Пермьдә узган Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында яшьләрнең тормышта үз урынын табуы һәм төбәкләрнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуы турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков билгеләп үткәнчә, яшьләрне муниципаль идарәгә һәм җирле социаль-актив эшчәнлеккә җәлеп итү – тормышта үз урыныңны табу өчен нәтиҗәле механизм булып тора, һәм хакимият органнарының төп бурычы – мондый проектларны үстерү өчен шартлар тудыру. Муниципаль идарә үзәкләренең эше турында сөйләгәндә, Игорь Буренков ассызыклаганча, структураны булдыру һәм ишекләргә такта элү генә түгел, ә кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән эшне җайга салу мөһим.

Яшь парламентарийлар әйтүенчә, тормышта үз-үзеңне табу өчен шартлар, «кадрлар лифты», уңайлы инфраструктура һәм «яшьләр өчен торак» яшьләрнең кече ватанында, үз төбәкләрендә, шәһәрләрендә һәм авылларында яшәве һәм эшләве өчен төп шартлар булып тора.
Фәрит Мөхәммәтшин яшь парламентарийларны авыл яшьләренә аерым игътибар бирергә, төбәкләрдә килеп туган вәзгыятьне өйрәнергә чакырды. «Татарстанда 4 миллионнан артык кешенең 1 миллионга якыны авыл җирлегендә яши, – дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы, – аларда нинди проблемалар бар, без кадрларны ничек әзерлибез, авыл кешесе үзенә ярдәм тойсын өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк, һәм без авылда туган, шәһәрдә белем алган, әмма авылга кире кайтмаган яшьләрне авылларда калдыру белән бәйле проблемалар кичермәс өчен тагын нәрсәләр эшләргә кирәк? Сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар?». Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, болардан тыш авыл халкының тагын бер мөһим социаль миссиясе бар – нәкъ менә авылда күпмилләтле илебездә яшәүче халыкларның рухи тормышы, мәдәнияте һәм теле сакланган. Парламент башлыгының тәкъдиме хупланды.

Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру – Татарстан дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенең иң мөһим өстенлекләренең берсе. Республикада яшьләрнең тормышта үз урынын табуга юнәлдерелгән проектлар тормышка ашырыла, студентлар отрядлары, волонтерлык һәм иреклеләр оешмалары актив эшли, 2008 елдан дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы уза.

«Хәзерге вәзгыятьтә, дөньяда барлыкка килгән бүгенге шартларда яшьләргә карашлар һәр яктан төбәлгән», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә утырышка йомгак ясап. Яшьләр белән эшне туктатырга ярамый, дип саный Дәүләт Советы Рәисе. Идел буе парламентарийлары яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсен Ассоциациянең Кировта узачак киләсе утырышында җентекләп тикшерергә ниятли.

Утырышта шулай ук Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округының 14 субъектыннан парламент башлыклары катнашты. Идел буе федераль округының Яшьләр парламентлары ассоциациясе Россиядә яшьләр парламентларының беренче төбәк берләшмәсе. Аны оештыру турында карар 2022 елның июнендә Казанда Яшьләрнең закон чыгару эшчәнлеген координацияләү өчен кабул ителде.
Традиция буенча, Идел буе федераль округы Закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы иртәгә Пермьдә узачак Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышы алдыннан уза. Идел буе федераль округы парламентарийларының төп темалары төбәк сәнәгатенә яңа технологияләр кертүнең төп аспектлары, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чаралары булачак


Фикер өстәү