Фәрит Мөхәммәтшин: «Авыл яшьләре слетында күтәрелгән проблемалар бөтен илгә кагыла»

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кировта Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте законнар чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кировта Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте законнар чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентчылар округ төбәкләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, авыл яшьләренә ярдәм итү һәм аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү мәсьәләләрен карады.
Округ төбәкләрендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру һәм авыл яшьләренә ярдәм итү мәсьәләләре утырышта төп игътибар үзәгенә алынды.
Яшьләр берләшмәләре лидерлары, агропредприятиеләр хезмәткәрләре, шулай ук авыл яшьләре белән эшләүгә юнәлешле проектлар авторлары өч көн дәвамында авыл территорияләрен үстерү буенча тәкъдимнәр эшләде, авыл киләчәгенең ничек булачагы, агробизнесны ничек нәтиҗәле үстерү һәм авыл җирендә яшәү шартларын шәһәрдәгедән ким булмаган дәрәҗәдә ничегрәк яхшырту турында сорауларга җаваплар эзләде.

“Авыл яшьләре слетында күтәрелгән проблемалар Идел буе федераль округы төбәкләренә генә түгел, тулаем бөтен илгә кагыла, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин, егет-кызларга мөрәҗәгать итеп. – Инде хәзер сез әйткән бурычларны ничегрәк тормышка ашыру турында уйланырга кирәк. Хәзерге вакытта төбәкләр бюджетларын һәм җирле бюджетларны булдыру эше алып барыла. Бәлки, ниндидер проектларны аларга инде хәзер үк кертергәдер? Шулай ук кайсыдыр мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәклеге турында уйлашырга кирәктер.”

Идел буе төбәге законнар чыгаручылары фикеренчә, авыл яшьләренә ярдәм итү, шулай ук аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү системалы эшкә әйләнергә тиеш.
“Бүген дәүләтебезне тотрыклы үстерү, кыйммәтләребезнең дәвамчанлыгын булдыру өчен яшьләр белән эшләү кирәк, – дип басым ясап әйтте Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, утырышны ачып. Дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләрен җайга салу аерым игътибар сорый, чөнки тышкы, шулай ук эчке сәясәттә яңа сынаулар чыгып тора, ә аларны җиңәргә кирәк”.
Татарстанда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү мәсьәләләре аерым игътибар үзәгендә тотыла. Бүген республикада 380нән артыграк үсмерләр клублары һәм яшьләр берләшмәләре, студентлар отрядлары, кадетлар мәктәпләре актив төстә эшли, волонтерлар хәрәкәте уңышлы үсә. Яшьләр тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру буенча республика һәм муниципаль программалар, конкурслар һәм грантлар булдырыла. “Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрби-ватанпәрвәрлек хәрәкәтенең республика отрядлары – илдә иң яхшыларыннан берсе, ә Татарстан үзе – әлеге хәрәкәтне үстерү буенча Россия төбәкләре арасында лидер.

Фәрит Мөхәммәтшин, дискуссиядә катнашып, миграция сәясәте, шул исәптән яшьләр мохитендә миграция сәясәте мәсьәләләренә игътибарын юнәлтте. Ул вузларда укучы чит ил студентлары һәм хезмәт мигрантлары белән эшне көчәйтергә тәкъдим итте. “Бүген Татарстан вузларында бик күп чит ил студентлары белем ала, республика предприятиеләрендә хезмәт мигрантлары эшли, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Аларны җәмгыятебез тормышына җайлаштыру, мәдәниятләр арасындагы элемтәләрне, милләтара элемтәләрне һәм традицияләрне ныгыту өчен эш формаларын уйлап табарга кирәк.

Утырышта Идел буе төбәкләрендә “Үтәли инвестицион ташкын” проектын тормышка ашыруның тәүге йомгаклары каралды. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән “Росатом”ның уртак проекты бу. Асылы бизнесны инженерлык коммуникацияләренә тоташтыру һәм рөхсәт документларын алу срокларын кыскартудан гыйбарәт.


Фикер өстәү