Пенсиягә чыкканда нинди ялгышлыклар китүен аңлатканнар

Аны алданрак рәсмиләштереп куярга кирәк.

Кайберәүләр пенсияне үзләренә автомат рәвештә билгелиләр дип уйлый. Әмма ялгыш фикер бу. Гаризаны һәм тиешле документларны пенсиягә чыгарга кимендә бер ай кала тапшырырга кирәк. Икътисад югары мәктәбенең хокук факультеты деканы Вадим Виноградов “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта аңлатып үткән.

Моның өчен Социаль фондка шәхсән үзеңә килү, яки документларны почта аша җибәрү, яисә барысын да Күпфункцияле үзәктә яки Дәүләт хезмәтләре порталында шулай ук эш бирүче аша рәсмиләштерү таләп ителә.

Документлар Социаль фондта кимендә 10 көн дәвамында каралачак.
Теге яки бу кеше үз гаебе белән гариза тапшырырга соңарса, аңа гаризасы теркәлгән көннән генә пенсия түли башлаячаклар.

Ә инде Социаль фонд гаебе белән тоткарлану килеп чыкса, пенсия вакытында түләнә башларга тиеш.
Тагын шунысы бар: пенсия яшенә җитсә дә, аны соңрак рәсмиләштерергә карар итүчеләр өчен пенсия артыграк күләмдә билгеләнәчәк. Иминият түләвенең һәр ел саен тиешле коэффициентка артуына бәйле бу.


Фикер өстәү