Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында катнашты

Бүген Пензада Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясенең алтмышынчы утырышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында узган утырышта катнашты.
Утырыш эшендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Анатольевич Комаров, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Ассоциация координаторы, Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Валерий Лидин, Идел буе федераль округы парламентлары башлыклары катнашты.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында төбәк норматив-хокукый базасын камилләштерү турындагы доклад белән чыгыш ясады. Бүгенге көндә округның 4 төбәгендә генә, шул исәптән Татарстанда да, яшьләр эшләре буенча министрлыклар булдырылган. Бу төбәкләрнең тәҗрибәсе башка субъектларда да кирәк булырга мөмкин. Моннан тыш, Олег Машковцев яшьләр парламентларының эшен активлаштырырга, аларның төбәк законнары белән хезмәттәшлеген көчәйтергә тәкъдим итте. Пенза өлкәсе мисалында Идел буе федераль округы төбәкләренең азык-төлек куркынычсызлыгы нигезләре буларак агросәнәгать комплексын үстерү һәм модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген утырышта Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Евгений Люлин Закон чыгаручылар ассоциациясенең яңа координаторы итеп сайланды.


Фикер өстәү