Урманнардан 850 кубометр чүп җыйганнар

“Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнашучылар урман территорияләреннән 850 кубометр чүп җыйган. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урманнарны чүп-чардан чистартуда министрлык кармагында булган оешма белгечләре, башка предприятиелщр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкате, кооператив вәкилләре, студентлар һәм волонтерлар катнашкан.
Урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре 24 чишмәне төзекләндергән, 66 мәгълүмат тактасы, 59 ял урынын рәткә китергән. 2 мең кубометр коры куак һәм ауган агачларны бергә туплаганнар.
Исегезгә төшерәбез: “Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы 13 сентябрьдә башланган иде. Ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү