Татарстанда 27 млн ватандашыбыз истәлегенә 27 млн данә агач утыртачаклар

Агачлар табигатьнең генә түгел, кешенең дә саулыгын саклый. Ләкин алар үзләре дә тәрбиягә мохтаҗ. Бүген Татарстанда “Хәтер бакчасы” халыкара акция узачак. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үтә. Аның максаты –  Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн ватандашыбыз истәлегенә 27 млн данә агач утырту.

– “Хәтер бакчасы” акциясе быел республикада дүртенче тапкыр уздырыла, – ди Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Теләге булганнарны әлеге  чарага кушылырга чакырабыз. Тарихи мәгълүматлар буенча, 378 мең татарстанлы якыннары янына әйләнеп кайта алмаган.

Казан тирәсендә ул өч мәйданда уздырылачак. Лаеш районының Тарлаши бистәсендә, Биектау районының Шушары авылы янында һәм Каменка шифаханәсе бистәсендә чыршы, нарат һәм башка төр агачлар утыртылачак. Узган ел әлеге акция кысаларында 1,2 млн үсенте утыртылган булган. Быел да шул тирә агач утыртырга ниятлиләр.

Быел әлеге чара тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия. Мөслим халкы әнә шул фикердә тора. Районда агач утырту акциясе апрельдә үк башланып киткән инде. Җиңү паркы һәм “Яшьлек” комплексындагы 5 гектар җирдә 12 мең төп агач утыртылган.

– Без бу эшләрне хәрби операциядән ялга кайткан райондашларыбыз, Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан ветераннарыбыз белән бергә башкардык, – диде Мөслим районының аппарат советы җитәкчесе Ренат Гарипов. – Шулай итеп алар әлеге агачларны карап торырга күпмедер дәрәҗәдә үзләренә йөкләмә дә алдылар. Хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең кәефе көр. Киткәндә күзләрендә билгесезлек, шом, курку булса, хәзер алар үз-үзләренә ышанган ир-атлар. Күпчелеге: “Җиңү безнең якта”, – ди.

Бүген исә Мәллә-Тамак авылындагы һәвәскәр авылдашлар булдырган парк яшеллеккә күмеләчәк.

– Бу чараның максаты агач утырту гына түгел. Халык белән аралашабыз, аңлатабыз, хәзрәтләребезнең хәер-фатихаларын алабыз, укучыларга патриотик тәрбия турында да онытмыйбыз. Агачлар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан әби-бабайларыбыз истәлеге булып торачак. Алар барысы да безнең өчен герой. Гомумән, Мөслим районы урманнарга бай булуы белән мактана алмый. Шуңа күрә бу эшкә зур игътибар бирәбез, төрле акцияләр кысаларында агачлар утыртуны ел саен арттырабыз. Узган елларда агач үсентеләрен Мөслим тирәли утыртып чыккан идек. Анда да өлкәннәрнең теләкләрен искә алып, кайсыдыр агачларны билгеле бер кешеләргә атап утырттык, – диде Ренат Гарипов.

“Норлат урманчылыгы” идарәсенең Мамык участогы урман караучысы Наилә Сафиуллина 35 елга якын гомерен урманны саклауга багышлаган белгеч. Аны әле республиканың бердәнбер хатын-кыз урманчысы буларак та беләләр.

– Урман – минем икенче йортым, чөнки аның белән бөтен тормышым бәйләнгән. Аның язмышы өчен бик борчылам. Мин Бутаих урман бистәсендә туып-үстем, әти-әнием дә урман хуҗалыгында эшләде. Табигатьнең әлеге бай бүләген саклау өчен сайланган һөнәремдә әнә шуның да зур тәэсире бар. Безнең төп эшебез – урманнарны корткычлардан, законсыз рәвештә кисүчеләрдән саклау һәм карап тоту. Янгыннардан да, зыян салучы кешеләрдән дә сакларга туры килә. Әлеге вакытта да эшебез бик күп. Көне-төне кизү торабыз. Урманнар өчен иң куркыныч чор башланды, – ди ул.

Наилә Сафиуллина әйтүенчә, 2010 елгы корылыктан соң һәлак булган агачларны торгызыр өчен шактый көч салырга туры килә.

– Ул елда агачлар бик күп һәлак булды. Без әле дә булса аларны кабаттан торгызу белән шөгыльләнәбез. Корыганнарын урманнан чыгарып, яңа үсентеләр утырттык. Кайдадыр урман үзен үзе коткара. Бер гектар җиргә 481 данә агач утыртабыз. Юл буйларына утырткан агачларны да дүрт ел рәттән тулыландырып, мәйданнарны яшелләндерәбез. Үзем чыршыны матурлыгы өчен бик яратам, – ди ул. – Урманның җаны бар. Ул да кешеләр кебек үк сулый, яши, һәлак була. Агачларның очлары корыса, яки сынса, гомерләре өзелә. Авырулары да чыгып тора. Узган ел, мәсәлән, күп агачларны ефәк күбәләге харап иткән иде. Быел менә шуңа каршы чаралар уздырабыз. Урман, агач утырту буенча акцияләрнең кирәк һәм аларның әһәмияте зур. Ул бит хәтер. Бердән, һәр агач хәтер сакласа, икенчедән, табигатькә файда китерә.

Норлат урманнарында куяннар, төлкеләр, кыр кәҗәләре, пошилар, кабан дуңгызлары, бүреләр һәм хәтта аюларга кадәр бар. Ерткыч җәнлекнең үзе белән күзгә-күз очрашырга туры килмәсә дә, өнен күргәне булган Наилә ханымның.

– Урман хуҗаларының саннары елдан-ел үзгәреп тора, – ди ул. – Аюлар безнең урманнарга күрше төбәкләрдәге янгыннардан соң күчте. Кабан дуңгызлары, кыр кәҗәләре, пошилар артуы күзәтелә. Соңгы елларда төлкеләр бик усалланды, аларда кешедән курку да юк. Тик ярты гомерем урманга узганга, мин аларның берсеннән дә курыкмыйм. Шулай да каршыма егермеләп кабан дуңгызы килеп чыккач, шактый шүрләткән иде. Алар кешеләргә дә ташлана ала. Мин исә, аларны күрүгә, барган җиремдә катып калдым.

Сүз уңаеннан, быел Урман хуҗалыгы министрлыгы 3614 гектар урманны кабат торгызырга планлаштыра. Шулардан 1413 гектарда урман культуралары утыртырга, 2092 гектарда табигый урманнарны катнаш торгызырга һәм 105 гектарда урманны арттырырга ниятлиләр. Шулай итеп, быел урманнарны арттыру буенча планлаштырылган эшләр барлыгы 5322 гектарны тәшкил итәчәк.

Татарстан урманнары (Барлык территориянең урман биләгән өлеше, процентларда)

Татарстан буенча 17,5 %

Әгерҗе – 23,8

Азнакай – 18,7

Аксубай – 21,9

Актаныш – 7,0

Алексеевск – 11,3

Әлки – 21,0

Әлмәт – 27,9

Апас – 8,3

Арча – 12,2

Әтнә – 4,0

Баулы – 18,1

Балтач – 10,7

Бөгелмә – 19,7

Буа – 6,5

Югары Ослан – 18,4

Биектау – 18,7

Чүпрәле – 2,9

Алабуга – 13,7

Зәй – 28,5

Яшел Үзән – 25,7

Кайбыч – 16,9

Кама Тамагы – 8,3

Кукмара – 20,4

Лаеш – 15,8

Лениногорск – 26,6

Мамадыш – 28,4

Менделеевск – 5,9

Минзәлә – 11,1

Мөслим – 18,6

Түбән Кама – 26,8

Яңа Чишмә – 10,6

Нурлат – 41,0

Питрәч – 12,4

Балык Бистәсе – 25,3

Саба – 24,8

Сарман – 5,9

Спас – 9,4

Тәтеш – 16,1

Теләче – 15,1

Тукай – 13,0

Чиремшән – 25,0

Чистай – 7,4

Ютазы – 10,9

Казан – 11,7

(Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 ел)

 

Урманнарга бай районнар:

Нурлат – 41

Зәй – 28,5

Мамадыш – 28,4

Урманнарга ярлы районнар:

Чаллы – 0,2

Чүпрәле – 2,9

Әтнә – 4

Шәһәрләрдә

Казан – 11,7

Буа – 2,6

Яшел Үзән – 3,6

Алабуга – 4,4

Чаллы – 0,2

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү