Татарстанда “Урманнарны саклыйк” Бөтенроссия акциясе үтә: 1 млн. данә агач утыртылачак

Бүген Татарстанда “Урманнарны саклыйк” Бөтенроссия агач утырту акциясе үтә. Көн дәвамында республика буенча барлыгы 1 млн. данә агач утыртылачак. Тиздән Татарстан урманнарына нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш шаулаячак.

Урман утырту акциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул Республика клиник балалар хастаханәсе янәшәсендәге мәйданда агач утыртты. Биредә хәзер 300 төп нарат үсәчәк.

Бүген шулай ук республиканың барлык районнарында да агач утырттылар. Кукмара районы хакимияте хезмәткәрләре дә кушылган.

– Агач утырту саваплы эш. Ул синнән соң да үсеп, башкаларны сөендереп торачак. Без бергәләп тотынганда гына табигатьне саклый алачакбыз, – ди Кукмара районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.

Урманчылар исә, табигать сагында торган һәркемгә рәхмәтле.

– Агач утырту өчен көне дә бик матур тора. Көзен утырткан агачларның үсеп китү мөмкинлеге зур. Алар тизрәк тернәкләнә, – ди Казан ның шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев. – Без агач утыртып кына калмыйбыз, үзебезнең киләчәкне кайгыртабыз. Урман ул – сулар һавабыз. Безне аны сакларга тиеш.

Сүз уңаеннан, Татартстанда агач утырту акциясе 2011 елдан бирле үткәрелә. 10 ел эчендә Татарстанда 6,5 мең гектардан артык мәйданда агач утыртылды, 25 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте. Узган ел “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында 1,2 млн. данә агач материалы утыртылган иде. Әлеге акция беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 82 миллионнан артык агач утырткан.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү