8 октябрьдә вакцинациянең мобиль пунктларыннан 1,5 меңгә якын татарстанлы файдаланган

Республиканың 1 442 кешесе җомга көнне, 8 октябрьдә, сәүдә үзәкләрендә һәм мәдәният сарайларында вакцинация мобиль пунктларында булган.

  • Казан — 918 кеше (беренче компонент — 786, икенче компонент — 112, кабат прививка — 20)
  • Яр Чаллы — 164 кеше (сәүдә үзәгендә беренче компонент кына ясала)
  • Түбән Кама — 263 кеше (беренче компонент — 224, икенче компонент — 39)
  • Әлмәт — 97 кеше (беренче компонент — 79, икенче компонент — 17, кабат прививка — 1)

Исегезгә төшерәбез, СОVID-19 һәм грипптан прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада учреждение эше сәгатьләрендә ясарга мөмкин. Моннан тыш, 10 октябрьгә кадәр барлык теләүчеләр дә сәүдә үзәкләрендә прививка ясата алачак.

Казан:
▪ Мега, Южный, Парк Хаус сәүдә үзәкләре (көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр).
▪ Сбербанк (Пушкин урамы, 4) дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 14:00 гә кадәр
▪ Мәдәни үзәкләр:
— «Сәйдәш» мәдәни үзәге (дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 17:00 гә кадәр)
— «Московский» концерт үзәге (дүшәмбедән шимбәгә кадәр 10:00 дән 19:00 гә кадәр)
— В.И.Ленин исемендәге мәдәни үзәге (дүшәмбедән җомгага кадәр 13:00 дән 19:00 гә кадәр)
Яр Чаллы:
▪ Омега сәүдә үзәге (көн саен 13:00 дән 19:00 гә кадәр)
 Әлмәт:
▪ “Панорама” сәүдә үзәге (эш көннәрендә 16.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр, ялларда 12.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр).


Фикер өстәү