Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация кампаниясе дәвам итә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуын дәвам итә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Татарстанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренең 1750дән артык хезмәткәре вакцинация узган инде.

Кичә Казандагы 20нче поликлиника табибларының күчмә бригадасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә килде. Анда теләге булган һәркем коронавируска каршы прививка ясатты. Алар арасында җитәкчеләр дә, гади хезмәткәрләр дә бар иде.

«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең бөтен шәхси составы прививканы ирекле нигездә ясата», — дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Май ялларында һәм эшләми торган көннәрдә Казан поликлиникалардагы прививка пунктлары медицина учреждениеләренең билгеләнгән эш сәгатьләрендә ачык булачак. «Мега» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә оештырылган мобиль пунктларда исә теләге булган һәркем көн саен 10.00-20.00 сәгатьләрдә прививка ясата ала.


Фикер өстәү