7 кешелек гаилә урамда калган

Балтач районының Арбаш авылында яшәүче Фазылҗановлар гаиләсендә янгын чыгып, алар бернәрсәсез урамда кала. Ут тиз тарала, 40 минут эчендә бөтен каралты-кура, мунча да янып бетә.

— Без җиде кеше бергә яшәдек. Әти, мин, сеңлем, ике баласы һәм ире белән апа да безнең белән иде. Ут көндезге 3 тә килеп чыкты. Бернәрсәсез,өстебездә ни, шуның белән калдык. Хәтта апаның балалары яланаяк чыгып йөгерде. Бик авыр хәлдә калдык. Өй салырга үзебезнең генә хәлдән килми. Булышсагыз иде, — ди Әнисә Фазылҗанова.

Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисә Таһир кызы Фазылҗанова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2005 5068 8525.
Ләйсән Таһир кызы Әхмәдиева исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 4785 4157.
Туганнары Камилә Камил кызы Билалова исемендәге Ак Барс картасы номеры: 2200 5301 8772 9777.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү