Татарстанда табигатьне саклау акциясе узачак

Татарстанда «Урманнарны саклыйк!» дип аталган табигатьне саклау акциясе узачак. Ул 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акцияне оештыру Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

Әлеге чара урманга сак караш тәрбияләү, җәмгыять игътибарын Татарстандагы урманнарны саклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләренә юнәлтү максатыннан үтә.

Акция былтыр да узган иде. Ул вакытта республика буенча 20 меңләп волонтер 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртты. 2021 елда чараның төп урыны итеп Республика балалар клиник хастаханәсе территориясе сайланды. Биредә коронавирус пандемиясе чорында эшләгән табиблар хөрмәтенә 300дән артык нарат һәм чыршы утыртылды.


Фикер өстәү