“Балалар хәтер бакчасын ничек күзаллый” бәйгесенә рәсемнәр кабул итү вакыты озайтылды

“Балалар хәтер бакчасын ничек күзаллый” (“Сад памяти глазами детей”) рәсем бәйгесен оештыручылар хезмәтләрне кабул итү вакытын озайту турында игълан иткән. Бәйгедә катнашучылар үтенече буенча рәсемнәрне 5 июньгә кадәр сайтка урнаштырырга мөмкин хәзер. Моңа кадәр заявкалар җыюны 1 июнь – Балаларны яклау көнендә төгәлләү күздә тотылган.

“Хәтер бакчасы” – халыкара акциясен оештыру комитетыннан хәбәр ителгәнчә, соңгы ике атнада хезмәтләр саны арту күзәтелгән. “Моны без балаларның каникулга чыгуы белән аңлатабыз. Моннан тыш күп кенә төбәкләрдә агач утырту сезоны тәмамланып килү сәбәпле, кайбер гаиләләр яңа форматта катнашырга тели. Балаларны төп бүләкне оту мөмкинлегеннән мәхрүм итәсе килми, шуңа күрә хезмәтләрне кабул итү 5 июньгә кадәр озайтыла”, – ди оештыру комитеты белгечләре.

“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында “Балалар хәтер бакчасын ничек күзаллый” бәйгесенә Россиянең 76 төбәгеннән дүрт меңнән артыграк хезмәт кабул ителгән инде. Нәниләр, үзләрен геройларына багышлап, агач рәсемнәре ясый һәм аларны акциянең рәсми сайтына (садпамяти2021.рф) урнаштыра.
Исегезгә төшерәбез: Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу елында акциянең генераль партнеры “Русская медная компания” акционерлык җәмгыяте рәсемнәр бәйгесенә теләктәшлек белдергән. Бәйгедә катнашучылар шушы иганәче-компаниядән төп призга – бөтен гаиләсе өчен Беларусь Республикасының Брест шәһәрендә туристлык юлламасына һәм 22 июнь көнне Брест крепосте янында агачлар утырту буенча тарихи акциядә катнашуга дәгъва кыла ала, дигән сүз бу.

Бәйге йомгаклары буенча барысы ун хезмәт сайлап алыначак – тугыз хезмәт авторы кызыксындыру призларына ия булачак.
Шул ук вакытта “Хәтер бакчасы” акциясе дәвам итә. 1 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, 27,5 миллион агач утыртылган инде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның батырлыгын мәңгеләштерү буенча максатка янә ирешелгән, димәк. Быелгы акция кысаларында соңгы агачлар 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә утыртылачак.


Фикер өстәү