Татарстан Рәисе һәм вице-премьер Виктория Абрамченко Саба районында агач эшкәртү комбинаты эше белән таныштылар

Татарстанның Саба районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко агач эшкәртү комбинатының түбән сортлы агач эшкәртү эше белән таныштылар. Шулай ук бу чарада Рослесхоз башлыгы Иван Советников катнашты.

Предприятие 2013 елда оештырылган. Комплекс елына 600 мең данә агач поддоннар, 32,0 мең куб. м гомуми билгеләнештәге агач материаллар, 6 мең тонна агач оны, 22 мең тонна пеллетлар (ягулык грануллары) һәм сувенир продукциясе җитештерүне күздә тота.

Проектның технологик чылбыры югары куллану үзлекләре булган продукция алуны; чималны нәтиҗәле куллануны; җитештерү калдыкларын тулысынча эшкәртү хисабына энергия ресурсларында предприятиенең үз-үзен тәэмин итүен кз алдында тота.

Агач эшкәртү комплексының агачка еллык ихтыяҗы 140 мең куб. м. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 255 эш урыны булдырылган.

«Урман хуҗалыгына бәйле учреждениеләр әзерләгән агач — түбән сортлы агач. Ул бу агачтан базарда ихтыяҗы булган продукция җитештерүче предприятиегә килә. Монда ук нефть агызуга каршы көрәшкә бара торган агач оны, ягулык грануллары җитештерелә, агач эшкәртү продуктларын кулланып, композит материаллар җитештерү дә бар», — диде Виктория Абрамченко.

Ул Саба районындагы предприятиенең калдыксыз җитештерү үрнәге булуын билгеләп үтте. Бер вертикальдә урман сәламәтлеге белән шөгыльләнүче бюджет учреждениесе дә, агач әзерләүче дә, калдыксыз продукция җитештерү дә бар. Минемчә, бу уңышка ачкыч, һәм аны күбәйтергә кирәк. Без хезмәттәшләребез белән мондый мисаллар башка төбәкләрдә барлыкка килсен өчен норматив актларны ничек җайлаштырырга икәнлеге турында уйланачакбыз», — дип ассызыклады вице-премьер.

Рөстәм Миңнеханов федераль Хөкүмәткә әйләнә-тирә мохитне һәм урман хуҗалыгын саклау бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. «Казандагы чистарту корылмаларына бәйле безнең өчен язмыш хәл итәрлек проектларны һәм Иделне сәламәтләндерү программасын билгеләп үтәсем килә. Бу проектлар илкүләм проектлар кысаларында барлыкка килде. Урманга килгәндә, бу — безнең табигый байлыгыбыз һәм аны сакларга кирәк. Без федераль үзәк белән берлектә төзегән урман янгын сүндерү станцияләре урманнарны янгыннан саклау системасында мөһим элемент булып тора. Урманнарны торгызу чаралары буенча зур эш алып барыла. Тулаем алганда, РФ Президенты тарафыннан илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында куелган барлык бурычлар тормышка ашырылачак дип ышандырырга әзер», — дип өстәде Татарстан Рәисе.

Виктория Абрамченко шулай ук Татарстанның урман хуҗалыгында тотрыклы югары күрсәткечләрен билгеләп үтте. 2022 ел нәтиҗәләре буенча республикада законсыз урман кисү күләме 30%ка кимегән. Төбәк янгын куркынычлы сезонын яхшы узды һәм урманны торгызу өлкәсендә лидерлык позицияләрен биләп тора. Татарстанның «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федпроекты кысаларында сатып алына торган урман хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары белән тәэмин ителеше — 75,7%, ә урман янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары белән 93,5% тәшкил итә.

Шулай ук Виктория Абрамченко Рөстәм Миңнехановның урман хуҗалыкларына агач әзерләү һәм беренчел эшкәртү хокукы бирү турындагы тәкъдимнәрен хуплады. Тиешле закон проекты инде карала, Хөкүмәт рәсми бәяләмә әзерли. Закон проектына ярашлы, урман хуҗалыгын алып баручы төбәк дәүләт учреждениеләренә, кайбер шартларны үтәп, урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүе нигезендә агач әзерләү хокукы бирелә.

Россия Табигать министрлыгы, Рослесхоз белән берлектә, әлеге закон проектын төзәтмәләрне исәпкә алып хуплады. Мәсәлән, закон проекты дәүләт учреждениеләре тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык ихтыяҗлары өчен ачык аукцион үткәргәндә, килешү аукционда җиңүченең баш тартуы сәбәпле төзелмәгән яки тиешле аукцион уздырылмаган дип танылган очракта, сатып алу-сату килешүе нигезендә агач әзерләү, беренчел эшкәртү мөмкинлеген күздә тота.

Бүген дәүләт учреждениеләре урман хуҗалыгы чаралары нәтиҗәләре буенча әзерләнгән агачны биржаларда сата ала. Татарстан Республикасында биржаларда барлык 30 дәүләт учреждениесе катнаша. 2023 елның I яртыеллыгында алар 102 мең м3 әзерләгәннәр. Закон проекты урман ресурсы белән нәтиҗәлерәк идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк, урман хуҗалыклары бизнес кулланмаган агачны эшкәртә алачак.

«Яңа функционал дәүләт учреждениеләренә бизнес өчен билгеләнгән, әмма кирәк булмаган агачны нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Ә урманчылыкны гамәлгә ашырудан өстәмә керемнәр ярдәмендә урманнарны янгыннан саклау һәм урманнарны торгызуга финанслауны арттыра алачаклар», — диде Рослесхоз башлыгы Иван Советников.

Шулай ук Саба районына визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктория Абрамченко 646 төр агач-куак һәм чәчәк-декоратив үсемлекләр коллекциясе белән дендрология бакчасында булдылар. Монда кунаклар туя үсентеләре утырттылар. Дендрарий территориясендә оранжерея эшли, анда 227 төр үсемлекләр, шул исәптән тропик һәм субтропик үсемлекләр бар. Моннан тыш, Татарстан Рәисе һәм вице-премьер Саба урман хуҗалыгының урман хуҗалыгы музеен һәм җирле урман янгын сүндерү станциясен карадылар.


Фикер өстәү