Татарстанда балалар бакчасыннан 3 сабыйны аңнарын югалту дәрәҗәсендә ДРКБга озатканнар

Балалар көчкә аякларында басып торган.

Казанның 373 нче балалар бакчасыннан 3 сабыйны аңнарын югалту дәрәҗәсендә хастаханәгә озатканнар. Аларның барысы да бер гаиләдән: берсенә – 2, икесенә – 3әр яшь.

KazanFirst хәбәрчесенә Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, балаларны ДРКБга озатканнар. Алар, медицина ярдәме күрсәтелгәч. өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Казан мэриясеннән дә бу хәлгә аңлатма биреп узганнар.

“Иртән балаларны китерүгә, тәрбиячеләр аптырашта калган. Ул чагында ук инде сабыйлар кәефсез, хәлсез булган. Соңрак әниләрен чакырганнар. Әмма тәрбиячеләр, балалар өчен борчылып, әниләре килгәнче үк “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Балаларның тизрәк савыгасына, барысы да әйбәт буласына ышанабыз. Алар инде анализлар тапшырган, табиблардан нәтиҗәләрен көтәбез”, – диелгән мэрия хәбәрендә.

Төркемгә йөрүче башка балаларның кәефе әйбәт.


Фикер өстәү