Илгиз Зәйниев: “Уен – безнең табигатебездә”

Галиәсгар Камалның “Беренче театры” белән “Банкрот”ын укымаган, карамаган татар юктыр ул. Тиздән бу ике мәңгелек комедияне курчаклар да куячак. “Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев белән тиздән чыгачак “Камал комедияләре”, татарның театр һәм уенга булган мәхәббәте, шәхси планнар һәм канәгатьлек хисе турында сөйләштек.

– Сүзне тиздән булачак премьера – “Камал комедияләре”ннән башлыйк әле. Ни өчен нәкъ менә Галиәсгар Камал һәм ни өчен нәкъ менә “Беренче театр” белән “Банкрот”?

– Театрда татарча комедия куясы килде. Аннан соң, күптән “петрушка”, ягъни пирчәткә-курчакларның күренгәне юк иде. Гомумән, бары тик бу төр курчаклар белән генә уйнала торган спектакльләр бер театрда да калмады кебек. Гади генә тоелсалар да, пирчәткә-курчакларның мөмкинлекләре шактый. Шул ук вакытта алар өчен җитез уйнала торган материал кирәк. Без Камал комедияләренә тукталдык. Театрның 90 нчы юбилей сезонында театр турындагы спектакль чыгару – шулай ук матур күренеш бит. Шуңа “Беренче театр” һәм “Банкрот”. Беренчесе театр турында булса, икенчесе безнең халыкның театр җанлы, уйнарга яратуы турында.

“Уен – безнең табигатебездә. Рус театрында да, татар театрында да эшләгәч, актерлар арасындагы аерма сизелә. Татар артистларының уен, уйнау канында бар. Аларга “кабынып”, уйнап китүе җиңелрәк. Ә рус актерлары озаграк “кереп китә”.

– Бу ике әсәрне бәйләп, инсценировка яздыгызмы?

– Инсценировка язмадык. Аларны менә шушы мин әйткән тема берләштерә. Пьесаларда үзгәрешләр бар, билгеле: үзебездән аз-маз текст өстибез, каядыр кыскартабыз, басымнарны үзгәртеп, үзебезгә кирәкле урыннарын ассызыклыйбыз.

Бер интервьюда сез, “Әкият”кә килгәч, куясы килгән әйберләрнең исемлеген төзедем” дигән идегез. Камал комедияләре ул исемлектә бар идеме?

– Юк иде.

– Бу спектакль кем өчен?

– Гаилә белән килеп карый торган комедия ул. Карчыкның тамыр кайнатуыннан кала, балаларга күрсәтмәслек әйбер юк анда.

– “Камал комедияләре”нең атамасында ук шәхескә мөрәҗәгать бар. Ә спектакльдә Галиәсгар Камал шәхесенә игътибар биреләчәкме?

– Без аның курчагын да ясадык. Спектакльгә матур гына кертеп җибәрәсе килә, ләкин ахыргача уйлап бетермәдек әле. Бәйли алсак, “Камал комедияләре”ндә Камал үзе дә булыр.

– Юбилей сезонына “Әкият”леләр тагын ниләр әзерли? Бәлки, үзгәрешләр бардыр?

– Дөресен генә әйткәндә, үзгәрешләрне юбилейга бәйләп түгел, соңгы елларда гел кертеп торырга тырышабыз. Быел бишенче мәртәбә узачак “Әкият-LAB” курчак театрлары лабораториясенә бераз яңалыклар кертергә иде. Җәй көненә планлаштырылган “Шомбай-fest”ны юбилей белән берләштереп үткәрергә ниятлибез. Соңгы биш ел дәвамында мин Россиянең иң көчле режиссерларын, рәссамнарын “аулыйм”, аларны театрга чакырам. Юбилей сезонында да кызыклы режиссерлардан кызыклы спектакльләр көтелә. Моңа өстәп гастрольләр, фестивальләр… Аллага шөкер, репертуарыбыз бай, театрның дәрәҗәсе дә шактый зур. Шуңа да сайлап, теләгән җиргә йөри алабыз. Театрларның да безгә киләселәре килеп тора.

– “Әкият”тә үз әсәрегезне куярга теләмисезме?

– Мин, гадәттә, инсценировкалар эшлим. Либретто буларак “Әлфия”, “Шүрәле:яңа фантазия” балеты чыкты, “Тыпырдык”ны эшләгән идек. Һаман үз әйберемне кую бик дөрес булмас. Фикерләр бар барын. Безнең репертуарның 90 проценты – балалар өчен спектакльләр. Өлкәннәр өчен чыгарган бер спектакльгә 5-6 балалар спектакле тәкъдим итәбез. Һәм ул шулай тиеш тә.

“Дәүләт театры – атаңнан калган мал түгел, кайда һәм ничек эшләгәнеңне чамаларга кирәк Бу вазыйфага куйганнар икән, төп бурычың үтәлергә тиеш. Ә инде ул эшне киңәйтә аласың икән, бик яхшы. Тиеш әйберләр бар, аннан соң гына башкалары. Тиеш, мәҗбүр һәм башкача булырга мөмкин түгел”.

– Соңгы арада театрлардагы кадрлар мәсьәләсе күпләрне бик кызыксындырды. Сездә бу җәһәттән хәлләр ничек? Яшьләр киләме? 

– Килергә теләүчеләр шактый, ләкин, кызганыч, урын юк – штат тулы.

“Канәгатьлек хисе кичермим…”

– “Әкият”тән чыгып, Илгиз Зәйниев драматургиясе турында сөйләшик әле. Ни сәбәпледер, сез язган әсәрләр арасында комедияләргә игътибар күбрәк.

– Моның сәбәбен әйтүе кыен. Миңа калса, яхшы комедия язу – бик катлаулы нәрсә. Шуңа алар сирәк. Мин комедия язсам, гадәттә, театрлар бик теләп сәхнәләштерәләр. Репертуарда минем әсәрләр күп булгач, драмаларымны да куйсалар, гел бер авторны кую була бит. Шул сәбәпле драмалар читтә каладыр.

– Шәхси планнарыгыз турында да ишетәсе килә.

– Мин, дөресен әйткәндә, бераз арып киттем. Аннан соң, театрның юбилее булгач, бу сезонда читтә куярга уйламаган идем. Чакыручылар бар барын. Планнар үзгәрмәсә, Псковта спектакль куярга тиеш. Әлмәтләр, Тинчуриннар чакырып тора.

– Соңгы берничә айда ике зур эш башкарып чыктыгыз. “Кави-Сәрвәр” операсының премьерасы булды, ачык һавада янәдән “Кара пулат” күрсәтелде. Бу арулар шулар белән бәйле түгелме?

– Төрлелек булу, киресенчә, кызык ул. Авыр, сүз дә юк. Мин бит 14 яшемнән пьеса язам. Елына, ким дигәндә, 7-8 спектакль чыгарам. Театр тарихында андый режиссер булса да, гасыр башнда гына булгандыр. Миңа менә шулай туры килде – театрлар белән элемтәләр әйбәт, үзем дә “юк” дияргә уңайсызланам, яңа эшкә алынырга кызыгам.

– Сез үзегездән, эшләрегездән канәгатьме?

– Моңарчы камил спектакль куйганым юк әле. Бар яктан да килгән… Хәер, алай була да алмыйдыр ул. Канәгатьлек хисе кичермим, кызганыч. Нәрсә белән бәйле икәнен дә белмим.

– “Кави-Сәрвәр”дән дә канәгать калмадыгызмы?

– Сәхнә артында булгач, мин аны күрмәдем дә. “Кара пулат” – бер мәртәбә куелган спектакль, мин аны кабатлап кына куйдым. “Кави-Сәрвәр” – бөтенләй яңа материал. Билгеле, бу эшне башкарып чыга алуыма шатмын.  Гәрчә мин аны эшләп чыга алмасам да, “опера куя белми икән” дигән мөхердән кала, дәрәҗәмә зур хилафлык килмәс иде. Әмма мин Миләүшә (композитор Миләүшә Хәйруллина – Авт.) өчен зур җаваплылык тойдым. Ул аның – беренче зур эше. Минем аркада аның язган операсы начар яңгыраса, опера була алмаса, бик зур югалту булыр иде. Бер татар композиторы сәләтсез Илгиз Зәйниев аркасында югалган булса, мин моны зур гөнаһ итеп кабул итәр идем. Асылда, алай булмады дип уйлыйм. Аллага шөкер.

– Тагын опера куярга чакырсалар, ризалашысызмы?

– Кайда, кем белән, ничек булуыннан һәм минем графигымнан тора. Әлбәттә, куясым килә. Мин әле операны җиренә җиткереп эшли алам дип санамыйм. Опера белән эшләгәндә, үземне укучы итеп тоям, кире яшьлеккә кайкан кебек. Йокысыз төннәр, борчылулар… Миңа алай эшләү кызык. “Кави-Сәрвәр”не чыгарганда, тиз арада шактый китаплар укырга туры килде, бүген дә музыкаль белемемне арттыру өстендә эшлим.

Блиц-сораштыру:

– Соңгы караган спектакль?

– Татар театрлары булса, “Ситса туй” (реж. Айдар Җәббаров – Авт).

– Татар режиссерлары арасында алымнары кызыклы булган, спектакльләрен яратып карый торган режиссерыгыз бармы?

– Без болай да күп түгел. Барыбыз да бер-беребез белән таныш, якын кешеләр. Кемнедер аерып әйтү дөрес тә булмас. Билгеле, мин Фәрит абый (Бикчәнтәев – Авт.) спектакль куйса, аны берничек тә калдыра алмыйм. Яки дустым Туфан (Имаметдинов – Авт.) куйган спектакльне дә карамый калмыйм. Айдарныкын (Җаббаров – Авт.) да. Хәлдән килгәнчә, барлык режиссерларны да карарга тырышам. Ә инде татар театрының кая таба баруын мин атаган кешеләр билгели.

– Соңгы укыган китап?

– Рус язучыларыннан – Федор Сологубны, татар әдипләреннән Фатих Әмирханны укыйм. Әле тагын кичләрен улым белән балалар өчен китап укыйбыз.

– Бу сорауны сезгә еш бирәләр. Ләкин режиссер һәм драматург буларак активлыгыгыз үзгәреп тора. Бүген сез, беренче чиратта, режиссермы, драматургмы?

– Соңгы берничә елда режиссура алга китте кебек. Драматургия өчен ялгызлык кирәк бит, тынычлык. Хәзер язарга утырам да, театр баштан чыкмый, “Әкият”тә хезмәт итүче 110 кеше турында да уйлап чыгасың, бөтенләй читкә китәсең. Драматургиядә бары драматургия турында гына уйларга кирәк.

– Соңгы тапкыр кайчан яздыгыз?

– Көн дә аз-азлап язам. Берничә башлаган әйберем бар. Беренче чиратта Туфанга (Имаметдинов – Авт.) пьеса язып бирергә тиеш. Бер ел көтә инде (көлә), рәхмәт аңа сабырлыгы өчен. Ittifaq җырлары белән лирик комедия булыр дип торабыз.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү