Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була»

Бу әңгәмәне Әтнә театрына чираттагы премьераны карарга баргач кордык. Зур эшләр башкарса да, күләгәдәрәк калган театрның баш режиссеры чәчрәп чыга торганнардан түгел. Сүз кешесе түгел, гамәл кешесе. Без Рамил Фазлыев белән авыл театрының үзенчәлекләре, тамашачы белән эшләү алымнары, иҗат мөмкинлекләре турында сөйләштек.

  Әтнә театрына да, сезгә дә, Туфан абый Миңнуллинның мөнәсәбәте үзгәрәк иде кебек. Ул сезне яратып, хөрмәт итеп телгә ала иде.

– Әтнә театрының дәүләт статусын алуына да Туфан абый сәбәпче бит. Чөнки халык театры вакытында аның әсәре буенча «Мулла» спектакле куелган иде. Ул аны кайтып карады һәм дәүләт статусына лаек дигән фикер белән кайтып китте. Әтнә театры бай тарихлы, ул 1918 елдан бирле берөзлексез эшләп килгән һәм авыр сугыш елларында да туктап тормаган. Ул берара хәтта Камал театрының филиалы да булып торган. Бәлкем, шуңа Туфан абый: «Нишләп ул халык театры гына әле, ул бит инде күптән дәүләт театры булырга тиеш», – дигән фикергә килгәндер дә. Аның сүзен район башлыгы хуплады һәм якын районнарның башлыклары белән сөйләшеп, аларның имзаларын алып, Президентка мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, Казан арты районнарына хезмәт күрсәтү өчен дәүләт театры оешты.

Сезнең иҗатыгызга да Туфан абый йогынты ясамый калмагандыр. Әйтик, «Мулла» фильмы сезне икенче яктан ачты.

– Фильм тик торганнан чыккан эш түгел. Ул Туфан абыйга безнең театрга мөнәсәбәте өчен рәхмәт тә, аңа хөрмәтебезне җиткерү дә иде. Туфан абый белән бәйләнешебез зур. Аның әсәрләре репертуарыбызда һәрдаим бар. Мулла образы исә эчке рухы белән күңелгә кереп калды. Чыннан да, татар драматургиясендә андый персонажлар, ягъни геройлар бик аз. Шуңа күрә, көчле рухлы персонажны тагын да киңрәк аудиториягә таныту йөзеннән, без фильмын  чыгарырга булдык. Бездә бит лирик персонажларга өстенлек бирелә. Ә биредә драматик герой, тирән фәлсәфәле әсәр. Туфан абыйның яраткан әсәре булгандыр дип уйлыйм, халык та бик яратты. Тикмәгә генә Мәҗит Гафури, Камал, Минзәлә, Әтнә театрлары алынмаган бит инде аңа.

Мулла – минем теләгемнән чыгып билгеләнгән роль булмады ул. Продюсер шундый таләп куйды, син уйнасаң гына төшерәбез бу фильмны, диде. Мин ярты ел ризалашмыйча, тарткалашып килдем. Ләкин артка чигенү юлы юк иде инде.

Тормышта без кайчак чигенәбез, кайвакыт яраклашабыз, үз принципларыбызга каршы барабыз. Мулла исә чигенми, үз фикереннән кайтмый, нәрсә генә булса да, сынмый. Менә шул ягы белән сабак бирде.

Дәүләт театрының авылда урнашуының яхшы яклары күбрәкме, читен якларымы?

– Тамашачы санының чикле булуы – кимчелекле якларының берседер. Әтнәдә 3 мең халык яшәсә, тулаем районны алганда, 7 мең кеше яши. Шуңа без стационарда эшләүдән бигрәк, гел тәгәрмәч өстендә. Юлда булуның үз кыенлыклары бар. Икенче кыен ягы – белгечләр мәсьәләсе. Талантларны авылга кайтару җиңел түгел. Яшьләр барыбер шәһәргә тартыла. Артист булсынмы ул, тавыш яки ут режиссерымы, башка төрле һөнәр иясеме – алар шәһәрне сайлый. Ә инде үз белгечләреңне тәрбияләү өчен вакыт кирәк. Без исә – яшь театр, дәүләт театры булып оешканнан соң әллә ни гомер узмады әле.

Шулай да, авыл җирлегенең уңайлыклары күбрәк. Биредә ыгы-зыгы юк, гомер дә бүтәнчәрәк үтә, иҗатка мөмкинлекләр зуррак кебек.

Сез Камал театрында эшләп киткән кеше. Ул вакытларны, әлеге театрны сагынасызмы?

– Белмим, минем ул турыда уйланганым юк. Эш белән мәшгуль булгач, андый сораулар барлыкка килми. Икенчедән, үткәннәр белән яшәү дөрес түгел. Ул минем тормышымның бер этабы, кирәкле бер этабы, сабагы иде. Ләкин ул үтте. Шуңа күрә мин үземә андый сораулар бирмим. Киләчәк турында уйлану файдалырактыр, миңа калса.

Авыл халкы театрны яратамы, зал тутыру кыенлыклары бармы?

– Әтнә халкы – гомумән, театраль халык. Ул гасырлар буе театр белән тәрбияләнгән. Кайсы гына гаиләне алма, барыбер, кемнең дә булса театрга катнашы булган. Монда бабайлары да уйнаган, әтиләре дә уйнаган. Шуңа, театр чире – әтнәлеләрнең канында, дип тә әйтер идем. Биредә халык театр белән кызыксына, аңа хәтта үзенең баласы кебек карый, аны кайгырта, аның өчен кайгыра, шатлыкларына сөенә белә. Ул һәрбер спектакльне тәнкыйди күзлектән карый. Ошамый икән, үз сүзен әйтә, чөнки аның өчен театр кадерле. Без дә шушы хакыйкатьне аңлап хезмәт итәбез.

Шулай да, нинди спектакльләрне ярата ул? Җиңел куелышлар ошыймы аңа, фәлсәфиме?

– Миңа калса, биредә андый кысалар юк. Шәхсән безнең театр турында андый сорау бирү урынсыз. Бүтән район театры турында әйтсәң… Ишетеп кенә беләм, халык күбрәк комедияләр сорый ди бугай. Тормыш бит бер төрле генә бармый. Бер вакыт булды, эстрада күтәрелеп китте, җиңел жанрлар алга чыкты. Халык әле дә шул дулкыннан арына алмый кебек. Аңа әле кәмит кирәк. Ул вакыт узар, җитди әсәрләргә дә ихтыяҗ барлыкка килер. Белмим, менә без авылларга, районнарга да, шәһәрләргә дә йөрибез, чит илләрдә дә булабыз. Миңа калса, әсәр әйбәт икән, жанры нинди генә булмасын, халык аны яратачак.

Узган елда дәүләт тарафыннан туган телләргә игътибар аеруча артты. Президент каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча махсус комиссия оешты. Шушы юнәлештә эшләгән кешеләргә грантлар бирелде, төрледәнтөрле бәйгеләр оештырылды. Боларны күзәтеп баргач, бер яктан, киләчәгебез өметле дә кебек тоела, икенче яктан пессимистик уйлар да килгәли. Сезнең фаразлар ничегрәк?

– Телнең башлангычы – гаиләдә. Аннан ул яследә, балалар бакчасында үсә. Әгәр инде телне өйрәнү мәктәптә, югары уку йортында дәвам итмәсә, тормышта кулланылу даирәсе тарайганнан-тарайса, сәнгать кенә телне саклап кала алырмы икән соң? Музей экспонаты хәлендә калмасын иде инде дим. Минемчә, татар теленең киләчәге – милли мәгарифтә.

Татар театрларының русча спектакль куюларына ничек карыйсыз?

– Әйбәт хәл түгел инде. Ул хакта күп сөйләшәбез, уйлашабыз. Бер яктан мондый адымга барган театрларны аңларга да тырышам, чөнки бюджет дигән әйбер бар, һәр оешмага табыш китерү бурычы да куелган. Чарасызлыктан эшләнгән адым инде ул. Максатчан, бетерүгә корылган эш түгелдер дип уйлыйм.

Әтнә театрының табыш алу җәһәтеннән хәле ничек?

– Табышка эшләү җиңел түгел. Гастрольгә чыгып китү дә шуның өчен инде ул. Кайчак сөйләшенгән дә була, ләкин клубка нибары ун кеше килә. Кайсы җирдә исә клубы да зур булмый, шартлары да начаррак, әмма зал шыгрым тулы. Чөнки авыл белән авылның аермасы бик зур. Кайдадыр театрны яраталар, кайдадыр исләре китми. Табышны табаклап түгел, бөртекләп җыярга туры килә.

Репертуарыгызда фәлсәфи, җитди спектакльләр күбрәк.

– Карыйлармы, дип сорыйсыгыз килә инде. Премьераларда бездә зал тулы була. Өч көн куйсак та, дүрт көн куйсак та шулай. Әлбәттә, фикер төрле була. Безгә әнә шул фикерләрне җиткерүләре, бәхәсләшүләре кирәк. Халык битараф түгел. Җитди әсәрләр куюның сәбәбен хәзер мин төгәл генә әйтә дә алмамдыр. Бәлки, минем эчке халәтемә бәйледер ул. Чөнки җитдирәк әсәрләргә игътибарны юнәлтәсем килә. Уен-көлке бит ул бер көнлек, миңа калса, уйландыра торган әсәрләр күбрәк кирәк. Җиңел акыл белән яшәү дөрес түгелдер.

Артистларга кытлык бармы?

– Артистларга вакансияләр бар. Төрле юллар эзләп карыйбыз. Әйтик, махсус курс та җыеп булыр иде. Ләкин укып бетергәч, алар бирегә кайтырмы соң? Югары белем алгач, яшьләрнең шәһәр театрларына барасы килә. Бу мәсьәләгә җан авырта, билгеле. Әмма Әтнә театрына килгән артист вазгыятьне аңлап килә. Ул инде – театр фанаты. Минем үземә, мәсәлән, шәһәрме, авылмы – аерма юк, иң мөһиме – театрны ярату бар. Ярату булса, иҗат алга бара. Гомумән, театрда фанат булсаң гына эшләп була.

Кино сәнгатенә кире кайтыйк әле. Ул сезгә ничек тәэсир итте? Татар киносы ни хәлдә?

– Кино сәнгатенең процессы кызык. Әле мин беренче чирканчык кына алдым һәм бу сәнгатьне аңлыйм дип әйтә алмыйм. Ул бик кызык, икенче дөнья. Кабаттан, төпләп эшләргә теләгем бар. «Мулла» минем өчен беренче фильм түгел, «Үзбәкфильм» белән берлектә «Сөмбел» фильмын төшердек. Анда да режиссер буларак катнаштым. Әлеге юлны дәвам иттерер идем.

Бездә бит кино сәнгате берара бөтенләй туктап калган иде. Нәфис фильмнар бөтенләй төшерелми башлады. Хәзер ул яңадан аякка басу стадиясендә. Иң мөһиме – бер урында таптанмый. Әлеге дә баягы, монда да белгечләр кирәк. Кино бит ул артист уены гына түгел. Ул – тулаем бер дөнья. Камерада гына бит күпме белгеч эшли.

Татар фильмнарыннан канәгатьме сез?

– Сүз үз эшләрем туранда булса, юк, канәгать түгел.

Гомумән татар фильмнарын алсак…

– Яхшылары да, карап булмаслыклары да бар. Төрлечә.

Театр кеше тормышына ничек тәэсир итә?

– Ничек тәэсир иткәнен әйтә алмыйм, әмма ничек тәэсир итәргә тиешлеген беләм. Хәер, беләм дип тә әйтеп булмый, шулай булырга тиеш дип уйлыйм. Минем бүлмәдә Тукайның: «Театр яктылыкка, нурга илтә», – дигән сүзләре язылган. Сәнгать кешенең эчке тормышын баетырга тиеш. Аның төп вазыйфасы шул. Табиблар тәнне дәваласа, сәнгать җанны дәваларга тиештер дип беләм.

Блицсораулар:

Соңгы укыган китабыгыз?

– Тукай иҗатын өйрәнәм. Беренчедән, без – Тукай исемен йөрткән театр. Икенчедән, татар драматургиясендә Тукай турында әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа «Печән базары», дип саташам, шул чор тарихын өйрәнәм. Бу – бик кызыклы һәм бик актуаль әсәр. Сәяси дә, фәлсәфи дә.

 

Кешедә иң ачуны чыгарган сыйфат?

– Ялган, икейөзлелек.

Иң ошаган сыйфат?

– Тугрылык.

Хыялыгыз?

– Гармониягә ирешү.

Театрмы, киномы?

– Икесе дә якын.

Тормыш девизы?

– Алга бару.

Авылмы, шәһәрме?

– Авыл.

Ничек ял итәргә яратасыз?

– Тынлыкта.

 Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Фотолар Әтнә театры архивыннан алынды


Фикер өстәү