Илфир Якупов: «Көндәш тәрбияләүдән курыкмаска кирәк»

Милли театрларга нинди куркыныч яный? «Нәүрүз» фестивале театрларга нинди таләпләр куя һәм аны барысы да үти аламы? Г.Камал исемендәге академия театры директоры Илфир ЯКУПОВ белән әлеге фестиваль үзенчәлекләре, спектакльләрнең озын яки кыска гомерле булу сәбәпләре, көндәш тәрбияләү хикмәтләре хакында сөйләштек.

Илфир Илшатович, милли театрларның хәле ничек? «Нәүрүз» фестиваленнән чыгып, төрки дөнья театрларына бәя биреп карыйк әле.

– Бер-берең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәрвакыт файдага. Бу җәһәттән «Нәүрүз» кебек фестивальләр ярдәм итә. Театрлар репертуарында әсәрләр милли телдә уйнала. Татарстанның бер театр репертуарында, мәсәлән, милли телдә уйналган спектакль юк иде, «Бердәм Россия» гранты бәрабәренә шундый әсәр пәйда булды. Мин үзем дә «Бердәм Россия» грантлары комиссиясендә һәм мин аңа бик зур әһәмият бирәм. Бүтәннәр рус яки чит ил классикасын алга сөрсә, рус театрлары татар авторларын русчага тәрҗемә итеп куйсын, татар театрлары татар спектакльләрен куйсын дип өндим.

«Нәүрүз» – театр тормышын анализлау һәм күзәтеп бару өчен менә дигән мөмкинлек ул. Кечкенә генә театрлар да кызыклы алымнары белән бүлешә. Милли театр режиссерлары бер-берсенә йөреп, күпме кызыклы спектакльләр сәхнәгә менде. Әйтик, якут режиссеры Сергей Потапов Татарстанның берничә театрында эшләде. Татарстан режиссерлары Башкортстанга һәм башка республикаларга чакыру алды. «Нәүрүз»дә алар таныша, мөмкинлекләрен сыный, бер-берсенең эшен бәяли. Кан алмашу шулай барырга тиеш. Камал театрына бу уңайдан үзәк ролен үтәү һәм рус дәүләтендә милли театрларны саклап калу вазыйфа гына түгел, үзебезгә ярдәм дә. Чөнки милли театрлар берәм-берәм сүнә башлый икән, ул хәл безгә дә килеп җитәчәк. Гыйбрәтләр җитәрлек. Алтай театры күптән рус телендә уйный башлаган иде. Без катгый таләп куйгач, үз телләрендә спектакль чыгардылар. Ә бит андый тенденция күптәннән бара. Мәскәүнең Кече театрында «Хан кызы Турандык»ны алып баргач, бездән дә, ничек инде бу әсәрне татарча уйный аласыз, рус телендә кирәк, дип шелтә белдерделәр. Андый тамашачыларга, бу әсәр бит русча язылмаган, сезнең мантыйк буенча карасак, аны итальянча уйнарга кирәк, дип җавап бирәбез. Халыкка, төрле милләтләр һәм төрле телләр барлыгын даими төшендереп торырга кирәк.

Быелгы фестивальнең үзенчәлеге нәрсәдә? Пандемия ниндидер чикләүләр керттеме?

– Узган ел форум онлайн форматта барса, быел күрешү мөмкинлеге туды. Шулай да кайбер искәрмәләр дә булды. Әйтик, гариза биргән элеккеге БДБ илләре театрлары эшләрен кабул иттек, әмма алар Татарстанга килә алмаячак. Аларның спектакльләре кече зал экранында һәм сайтта күрсәтеләчәк. Фестиваль бер көндә генә әзерләнми. Безнең дә башта барлык коллективлар да килер дигән өметебез бар иде. Март – апрель айларында Төркия, Азәрбайҗан, Иран чикләре яңадан ябыла башлагач, менә шушы юлны сайладык. Кызганыч, хәтта 7 июньдә нәрсә буласын да белеп булмый бит. Нәтиҗәдә Россия төбәкләре театрлары «Нәүрүз»дә катнаша, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан театрлары спектакльләре онлайн форматта күрсәтеләчәк. Җәмгысы 10 спектакль – онлайн режимда, сәхнәдән 17 театрның 20 спектаклен карый алачакбыз. Нишлисең бит, тормыш төрле ысулларны кулланырга өйрәтте.

Без әле дә пандемиядә башлаган спектакльләрне онлайн күрсәтү эшен туктатмадык. Аның өчен шундый күп рәхмәт хатлары кабул итәбез. Яңалыкка ияләндерергә генә кирәк. Мәсәлән, без 2013 елда билетларны сайт аша сата башладык. Айга 10–15 билет сатыла иде. Хәзер залның 75 проценты сайт аша үз кулланучысын таба.

Казаннан «Нәүрүз» фестивалендә нинди театрлар катнаша?

Тинчурин, Кариев исемендәге, Әлмәт, Буа, Әтнә театрлары һәм «Әкият» белән Чаллы курчак театрлары катнаша. Быел фестиваль өчен Татарстан театрлары спектакльләрен «Тантана» жюри комиссиясе сайлап алды. Туй үпкәсез булмый инде ул, ләкин без аңа ияләнгән. Безнең өчен беренче урында – фестивальнең сыйфаты. Театрларга еш кына сыйфат түгел, катнашу мөһимрәк кебек.

Фестивальнең алга таба ниятләре зурдан. «Нәүрүз»дә катнашкан спектакльләрне күбрәк тамашачыга күрсәтү өчен берничә шәһәргә алып бару ниятебез бар иде. Быелга ул чынга ашмыйча калды, әлеге дә баягы пандемия үз кысасына кертте. Киләчәктә, бу уй чынга ашар дип уйлыйм. Халыкара фестивальләрдә бу алым актив кулланыла.

Камал театры тарихи спектакльләре белән кадерле. Ләкин алар сәхнәдә озак яшәми. Чыгымлы булса да, Мөхлисә Бубый кебек шәхесләргә багышланганын, Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Мәңгелек буран» кебекләрне озаграк саклап калып булмыймы?

– Бу проблема һәр җирдә дә бар. Соңгы елларда берничә театрга яңа директорлар, сәнгать җитәкчеләре билгеләнде. Алар, Илфир абый, монда шундый проблема дип, репертуар уңаеннан киңәш сорыйлар. Айда 30 көн, кече шәһәр репертуарында – 45 спектакль. Өстәвенә көн саен уйнамый, зал 200–400 кеше сыйдырышлы. Ә спектакльнең, озак уйналмаса, сыйфаты бетә. «Бердәм Россия» грантлары кечкенә шәһәрләргә тикмәгә юлланмый бит инде. Шәһәрдә халык аз булган саен, яңа спектакльләр күбрәк кирәк. Анда халык премьераны аз вакыт эчендә карап бетерә.

Камал репертуарында – даими 25 спектакль, елына 5–6 премьера әзерләнә. Әлбәттә, барысын да уйнарга вакыт калмый. Вакыты җиткән спектакльләрне, мәсәлән, «Мәңгелек буран»ны, саклыйбыз дип, кече сәхнәгә дә төшереп булмый. Анда барысын да яңабаштан әзерләргә кирәк. Шунысы да бар: җитди, тарихи спектакльләрне кеше, гадәттә, бер тапкыр карый. Аңа икенче тапкыр чакырып китереп булмый. Аннан эчке сәбәпләре дә чыгып тора. Әйтик, бер актрисабыз авырга узды, ул китә. Спектакльдәге һәр рольгә алмаш та әзерләп булмый. Алай булса, «Кара чикмән» әле дә яшәр иде.

Cпектакльне соңгы тапкыр уйнау һәрберебезгә дә авыр. Минем дә күңелем әрни. Ул бит бала кебек тудырыла. Нишләтәсең, тормыш шундый. Икенче яктан, иске әйберләрдән котылу да кирәк. Алай булмаса, яңалык килмәячәк бит.

Элеккеләре сагындыра шул

– Элеккеге спектакльләрнең кире әйләнеп кайта торган үзлекләре дә бар. «Сүнгән йолдызлар», «Диләфрүз» яңадан кайтты. «Зәңгәр шәл» дә берара төшеп тора да, сәхнәгә яңадан күтәрелә. Тиздән аңа 100 ел була инде. Хәзерге вазгыятьтә «Телсез күке» спектакле актуаль. Фәрит Бикчәнтәев аны яңадан кую турында уйлана.

Тамашачы күбрәк нинди спектакльләргә йөри?

– Халыкка яңалык кызык. Әлегә документаль спектакльләргә кызыксыну зур. «Хуш, авылым» аншлаг белән бара. Анда яңа алым һәм күпләр үзләренә пародияне күрә. Комедия жанрын гына үз итүчеләр бар. Төрле тамашачы бар, без һәрберсенең зәвыгын күз уңында тотып эшләргә тырышабыз.

Академия театрының тагын бер вазыйфасы укучылар әзерләү. Укучы синең эзеңә басып килүче алмаш та. Үзеңә көндәш әзерләү куркытмыймы?

– Фәрит Бикчәнтәевнең укучылары шактый һәм һәрберсенең иҗаты саллы. Илгиз Зәйни, Олег Кинҗәгулов, Дамир Сәмерхановның иҗаты барыгызның да күз алдында. Бездә чираттагы режиссер булып укучысы Рамил Гәрәев, Айдар Җаббаров эшли. Фәрит абый, гомумән, заманнан бер адым алда бара торган кеше. Аның кайгыртучанлыгы миңа да тәэсир итә. Әйтик, минем дә өч урынбасарым МБИ тәмамлады. Алмаш әзерләмичә булмый. Мин көндәш үстерүдән курыкмыйм. Әгәр тик утырабыз икән, ул сазлык булачак. Анда инде минем дә, театрның да эше күренмәячәк.

Сез чакырылган режиссерлар белән дә актив эшли идегез. Соңгы елларда мондый тәҗрибә алмашулар тукталды кебек. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Бу пандемиягә бәйле тукталу. Фәрит абыйның ниятләре бар. Тик без милли театрның үзенчәлекләрен аңлаган иҗат әһелләрен генә чакыра алабыз.

Камал театры кайчан ремонтка ябыла һәм ул кайсы мәйданнарда эшләячәк?

– Театр ремонтка ябыла, без инде аны күптәннән көтәбез. Тамашачыны исә июньдә Камал театры бинасында спектакльләрне карап калырга чакырабыз. Ай азагындарак тугры тамашачыларыбызга сюрпризлар да әзерләдек. Әлбәттә, ремонт барган вакытта коллектив эшләвен дәвам итәчәк. Моның өчен Казанда мәйданнар күп, алар барысы да төзекләндерелгән, җиһазландырылган. Фәрит Бикчәнтәев Сәйдәш мәдәният сараен һәм башка биналар белән шәхсән үзе барып таныша, ул андагы сәхнә һәм техник мөмкинлекләрдән канәгать.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү