Юрист Роман Архипов: «Банкротлыктан куркырга кирәкми»

Бүген Россия халкының яртысыннан артыгы кредит түләп яши. Әмма соңгы арада илдә һәр ике гаиләнең берсе банкка бурыч кайтаруның елдан-ел авырлаша баруыннан зарлана, ди белгечләр. Профессиональ коллектор агентлыклары ассоциациясе уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, кредитын вакытында түләп бармаучы респондентларның күбесе моны хезмәт хакын җиткерә алмавы, 40 проценты эшсез калуы белән аңлата. Кредит буенча айлык түләүләрне каплап барырга көчеңнән килмәсә, нәрсә эшләргә? Үзеңне банкрот дип таныр өчен эшне нидән башларга? Юрист Роман Архипов белән шушы четерекле cорауларга җавап эзлибез.

– Роман Радикович, дөнья булгач, төрле хәлләр була, эшсез калу, айлык керем кимү аркасында кредит түли алмасаң, нәрсә эшләргә?

– Закон мондый авыр хәлдә калган кешегә проблеманы чишүнең берничә юлын тәкъдим итә. Әйтик, банклар андый очракта булган кредитны рефинанслау (ягъни түбәнрәк ставка белән яңа кредит алып, булган кредитны ябу. – Д.Г.), йә булмаса, айлык түләү күләмен яки вакытын киметеп, кредитны каплау шартларын үзгәртергә тәкъдим итә ала. Әмма бу мөмкинлек бурычларын түләргә азмы-күпме акчасы булган кешегә генә бирелә. Кешенең кредит буенча түләүләрне вакытында башкарып барырга бөтенләй мөмкинлеге булмаган очракта, ул үзен банкрот дип игълан итә ала.

– Менә шушы мөмкинлеккә аерым тукталыйк әле. Үз-үзеңне банкрот дип тану нидән гыйбарәт?

– Хәзерге вакытта үз-үзеңне банкрот дип тануның ике юлы бар. Аның беренчесе – судсыз гына, икенчесе суд аша башкарыла. Бу ипотека кредитына да, кулланучыныкына да бер үк дәрәҗәдә кагыла. Судсыз юл акчалата бурыч күләме, кимендә, 50 мең сум һәм, күп дигәндә, 500 мең сум тәшкил иткән кешеләргә туры килә. Бу – бик тиз, җиңел һәм иң мөһиме – бушлай эшләнә торган ысул. Әмма үзеңне әлеге ысул ярдәмендә банкрот дип тануның берничә шарты бар. Моның өчен кешенең айлык түләүләр буенча бурычлары җыелган булу гына җитми. Кредит бирүченең бу кешене судка биреп, суд приставларының аның бөтен милкен, исәп-хисап счетларын тикшереп тә берни тапмаган булуы кирәк. Шушы процедураларны үткәннән соң гына кеше, үзен судсыз гына банкрот итеп тануларын сорап, күпфункцияле үзәк аша гариза яза ала.

– Суд аша үзеңне банкрот дип тану нәрсә белән аерыла?

– Бу мөмкинлектән кредит буенча бурыч күләме 500 мең сумнан артып, аны, ким дигәндә, өч ай дәвамында түләмәгән кеше файдалана ала. Бу очракта эшне Арбитраж суд тарафыннан билгеләнгән финанс идарәчесе алып барачак. Суд аша үзен банкрот дип тануларын теләгән кеше иң элек шушы финанс идарәчесенә кайсы кредит бирүчегә күпме күләмдә бурычы барлыгы турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш. Финанс идарәчесе, кредиты буенча бурычлары җыелган кешенең судка мөрәҗәгать итәргә җыенуын хәбәр итеп, шушы кредит бирүче оешмаларга белдерү юллаячак. Алга таба ул, кешенең милке турында мәгълүмат туплап, аның дөрестән дә башка чарасы юклыгына инангач, Арбитраж судына мөрәҗәгать итү өчен гариза әзерләп бирәчәк. Судсыз гына башкарыла торган юлдан аермалы буларак, суд аша үзеңне банкрот дип тану – түләүле хезмәт. Моның өчен финанс идарәчесенә уртача 100–150 мең сум акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк.

Суд аша үзеңне банкрот дип тану процессы алты айдан өч елга кадәр сузылырга мөмкин. Бар да кешенең ничә оешмага күпме күләмдә бурычлы булуына бәйле. Судка гариза тапшырганнан соң, беренче утырыш уза. Анда гаризаның нигезлеме-түгелме икәнлеге тикшерелә. Гариза нигезле дип танылса, шул көннән башлап, бурычлы зат үзенең милке, исәп-хисап счетларындагы акча белән идарә итә, яңа исәп-хисап счетлары ача, аларга кертемнәр кертә алмый. Болар белән аның исеменнән финанс идарәчесе шөгыльләнә. Алар кешене банкрот дип игълан итәр алдыннан аның бурычларын түләүгә тотылачак. Сүз уңаеннан, Арбитраж суды банкротлыкка чыгу турында гаризаны тикшерү барышында кешенең кайбер кырын эшләре дә фаш ителергә мөмкин. Яшерен-батырын түгел, банктан кредит алганда күпләр айлык керемен арттырып күрсәтергә тырыша. Моның өчен ялган 2-НДФЛ документы ясатучылар да шактый. Әмма кешене банкрот дип тану турында гаризаны тикшергәндә болар барысы да күренәчәк. Суд, әлбәттә инде, андый кешене банкрот дип танудан баш тартачак.

– Үзеңне ничә тапкыр банкрот дип игълан итәргә мөмкин?

– Биш елга бер тапкыр банкрот дип игълан итәргә рөхсәт ителә.

– Банкротлыкның нинди җитешсезлекләре бар?

– Үзен банкрот дип танырга теләгән кеше шунысын да белеп торырга тиеш. Закон буенча, бердәнбер торактан, торак урнашкан җир участогыннан, йорт кирәк-яракларыннан башка (кыйммәтле һәм зиннәтле әйберләрдән, киемнән, яшәү минимумыннан ким булмаган акчадан тыш) барлык мөлкәт сатуга куела. Бурычлы кешенең милкен сату сатулашу (торг) аша башкарыла. Банкрот дип игълан ителгәннән соң кеше алдагы биш ел дәвамында идарә белән бәйле вазыйфаларны башкара алмаячак. Шушы биш ел эчендә кабаттан банкларга мөрәҗәгать итәргә туры килсә, кеше аларны, иң беренче чиратта, фәлән елда банкротлыкка чыгуы турында кисәтергә тиеш. Бу факт аның кредит тарихына тискәре йогынты ясаячак, билгеле. Димәк, яңа кредит алганда да проблемалар килеп чыгарга мөмкин дигән сүз.

– Банкротлыктан аермалы буларак, кредит каникулы нидән гыйбарәт?

– Кредит каникулы кредит буенча айлык түләүләрне билгеле бер вакытка кадәр кичектереп торудан гыйбарәт. Ул матди авырлык кичергән кешенең банкка язган гаризасы нигезендә бирелә. Һәр банк кредит каникулына үз шартларын тәкъдим итә. Кешегә нинди төрдәге кредит каникулы биреләчәген дә банк үзе хәл итә.

– Ипотекага фатир алган кеше үзен банкрот дип игълан итсә, ул бу торактан колак кагачакмы?

– Әйе. Ипотекага фатир алган кеше үзен банкрот дип игълан итәргә җыенса, аңа шушы торакны алырга акча биргән банк фатирны үзенә алачак, ягъни ул фатир банкротның милке булудан туктый.

– Башка чарасы булмаган, әмма үзен банкрот дип игълан итәргә дә йөрәксенмичә икеләнеп торган кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Иң элек үзегезнең финанс мөмкинлекләрегезне чамалагыз. Әгәр хәзерге вакытта кредит буенча бурычларны түләп барырга көчегез җитмәсә, аны алга таба түләп бара алмаячагыгызны төгәл белсәгез, үзеңне банкрот дип игълан итүдән дә яхшысы юк. Хәлне коллекторлар белән эш итүгә кадәр үк җиткерергә кирәкми. Тискәре яклары шактый булса да, банкротлыкка чыгу матди авырлыклар аркасында кредитын түли алмаган кеше өчен бик яхшы коткару чарасы булып тора. Моның өчен үз эшенең остасы булган тәҗрибәле финанс идарәчесенә мөрәҗәгать итегез. Ул үз-үзеңне банкрот дип тану процессын ахыргача җиренә җиткереп башкарып чыгачак. Бу эшне үзлегеңнән генә ерып чыгу бик кыен, кайчак хәтта мөмкин дә түгел.

Әңгәмәдәш – Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү