Kazan Digital Week – 2023. IT технологияләрне медиа өлкәсендә кулланып буламы?

Сарымы, сорымы – матбугат сүзе кирәк. Укучысы, караучысы, тыңлаучысы бар бит. Замана белән бергә мәгълүматны кабул итү һәм тапшыру ысуллары үзгәрә. Медиа өлкәсенә IT мөмкинлекләрне файдаланмый чара юк. Аларны куллану тәҗрибәсе турында Kazan Digital Week халыкара форумы кысасында сөйләштеләр.

Иң элек Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге китергән саннарга күз салыйк.

Россиядә үзәк телевидениегә ышаныч 53 процентны тәшкил итә. Икенче урында төбәк телевидениесе 47 процент. Бер үк дәрәҗәдә ышаныч дәрәҗәсенә аналитика, яңалыклар сайтлары, рәсми сайтлар (35 процент) һәм «Телеграм» каналлары (31 процент) ия. Һәр бишенче кеше төбәк (25 процент) һәм үзәк радионы (24 процент) тыңлый.

Очрашу санлашуга бәйле булса да, мәгълүмат чараларына ышаныч, мәгълүматны тикшерү кебек мәңгелек сорауларга мөрәҗәгать итми кала алмадылар бу утырышта. Бит заманасы шул.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләр комитеты рәисе урынбасары, танылган журналист Евгений Попов фикеренчә, мәгълүмат куллану үзгәрде.

– Кешеләрнең мәгълүмат алу чыганаклары бихисап. Алар аша ялган, агитация һәм башка ысулларны кулланып, ниндидер идеологияне кертергә тырышырга мөмкиннәр, – ди ул.

Ышаныч димәктән. Евгений Попов АКШ мисалында халыкның медиаөлкәгә булган ышаныч дәрәҗәсенең никадәр булуын әйтте. Тикшерүләр китергән саннарга таянып, билгеле.

– АКШта иң ышанычлы дип… һава торышын күрсәтә торган каналны саныйлар. Аннан соң PBS каналы, BBC, – диде белгеч. Моннан тыш ышаныч тудыра торганнар рәтенә USA Today, TIME журналы, FOX News кебек мәгълүмат чаралары керә.

Әмма бернәрсәгә дә тулысынча ышанып бетеп булмый. Баксаң, халыкның мәгълүматка шикләнеп карау сыйфаты арткан икән. Евгений Попов сүзләре белән әйтсәк, бу бик яхшы. Ник дигәндә, халык мәгълүматны шундук кабул итмичә, кат-кат тикшерү, чагыштыру һәм анализлау юлын сайлый. «Һәрвакыт шикләнергә кирәк!» – дип киңәш тә бирде белгеч.

Һәр тармакка хас проблема медиа өлкәдә дә бар. Евгений Попов сүзләренчә, кадрлар мәсьәләсе хәзер кискен тора.

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов бу утырышта республикадагы, аерым алганда, үзләрендәге вазгыять турында сөйләде. Яхшы кадрлар кирәк дигән фикер аның чыгышында да яңгырады. Бу җәһәттән хезмәткәрләр әзерләү серен дә әйтте.

– Узган ел Казан дәүләт мәдәният институты белән хезмәттәшлек итә башладык. Алар телевидение өчен белгечләр – тавыш режиссеры, режиссер һәм операторлар әзерли, – диде Фирдүс Гыймалтдинов. Хәзер штатта институт бетереп чыккан 13 кеше бар икән. – Практикасыз гына оста булам димә. Бу – хәзерге тенденция. Без шуңа күрә дә аларны нинди технологияләр белән эш итү көткәнен күрсәтер өчен үзебезгә чакырабыз, күрсәтәбез.

Цифрлаштыру дигән юлга да басканнар. Фирдүс Гыймалтдинов искә төшергәнчә, 2014 елда алар аналог телевидениесеннән цифрлысына күчтеләр. Онлайн радиолары (мобиль кушымтасы да бар. – Авт.) бар. Анысы 2020 елдан бирле эшли.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү