Үсеш юлында:  Петербург халыкара икътисадый форумы нинди яңалыклар алып килде?

Киләсе елдан илдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме артачак. Ә Татарстанда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова мәктәбен ачарга ниятлиләр. Бу көннәрдә Төньяк башкалада узучы Петербург халыкара икътисадый форумы әнә шундый яңалыклар алып килде. Җыенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе дә катнаша.

Белгечләр әйтүенчә, Санкт-Петербургта узучы икътисадый форум дөнья күләмендә иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Ул 1997 елдан бирле, пандемия чорыннан кала, ел саен уза. Җомга көнне форумның пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. 1 сәгать тә 22 минут дәвам иткән чыгышы барышында ул бүгенге катлаулы шартларда илнең үсеше турында сөйләде. Бу – аның әлеге форумда ясаган чыгышларыннан иң озыны.

Форумның пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин әйткән төп фикерләр

– 2022 ел Россиянең хәзерге тарихында иң катлаулы чор булды. Без моңарчы күрелмәгән санкцияләр белән очраштык. Бүген шуны ышандырып әйтергә мөмкин: ул вакытта сайлаган стратегия дөреслеген раслады.

– 2023 ел нәтиҗәләре буенча илнең эчке тулай продукты 1,5–2 процент тәшкил итәчәк. Россиядә инфляция дәрәҗәсе күп кенә Көнбатыш илләренә караганда да түбәнрәк. Ул тарихи минимумга якын һәм 2,9 процентка тиң.

– Дәүләтнең финанс мөмкинлекләре социаль тигезсезлек һәм ярлылык күрсәткечләрен киметү юнәлешендә эшләү мөмкинлеген бирә. 2022 елда илдә 1,7 миллион кеше фәкыйрьлек чигеннән чыкты. Халыкның реаль кереме үсә башлады.

– Чит ил компанияләренең китүе Россия бизнесына яңа мөмкинлекләр ачты. Бизнес вәкилләре читтә «адашып» йөрүчеләрне кире кертмәскә тәкъдим итә. Әмма Россия көндәшлектән курыкмый. Чит ил җитештерүчеләре кире кайтырга тели икән, безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Әмма аларның үз-үзен тотышы исәпкә алыначак.

– 2030 елга кадәр илдәге 100дән алып 500 кешегә кадәр кеше яшәүче торак пунктларны сыйфатлы элемтә һәм интернет белән тәэмин итеп бетерергә кирәк.

– Былтыр товар экспорты рекордны яңартты һәм 592 миллиард доллар тәшкил итте. Без чит илдәге җаваплы хезмәттәшләребез белән элемтәләрне эзлекле рәвештә ныгытуны дәвам иттерәчәкбез.

– Узган ел илдә 20 мең чакрым юл төзекләндерелде. Бу – рекордлы сан.

– 2022 елда эчке туризм 16,7 процентка үсеп, 10 миллион кеше тәшкил итте.

– 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артачак.

– 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләгән өчен билгеләнгән пособиене, гаиләнең кереме үзгәрүгә карамастан, закон нигезендә акчаны алырга мөмкин булган вакыт беткәнче түләргә тәкъдим итәм. Югыйсә пособие алучы гаиләләргә яхшырак түләнә торган эш эзләү отышсыз булып чыга. Болай булырга тиеш түгел. Инвалид бала тәрбияләүчеләргә исә өлешчә мәшгуль булган очракта да, пособие түләргә кирәк. Моның өчен «өлешчә мәшгульлек» атамасы якын арада ук канун белән билгеләнәчәк.

– Россиядә эшлекле мохит мөмкин кадәр ирекле булырга тиеш. Былтыр илдә бизнеска бәйле 339 мең тикшерү үткәрелгән, ковидлы 2020 ел белән чагыштырганда бу 20 процентка кимрәк. Кешегә зур зыян салу куркынычы янамаган бизнесны, гомумән дә, тикшерүләрдән азат итәргә кирәк дип саныйм.

– Илдә ясалма интеллект, йөртүчесез «КамАЗ»лар, робот техникасы юнәлешләрен үстерергә һәм массакүләм кулланышка кертергә кирәк.

– Ел ахырында инфляция 5 процент дәрәҗәсендә булачак дип көтелә.

– Россия – «цифрлы дәүләт» өлкәсендә дөньякүләм лидерларның берсе. Без суверенитетка ирештек.

 

Серне чиштеләр

Без – икенче! Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча Татарстан Мәскәүгә генә уздырган. Исемлекне икътисадый форум кысасында игълан иттеләр. Исегезгә төшерәбез: илкүләм рейтинг төбәк хакимиятләренең бизнес өчен уңай шартлар тудыруын бәяли һәм моңа бәйле иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый. Узган ел нәтиҗәләре буенча нибары ике төбәк – Мәскәү һәм Татарстан 300 баллык чикне узып киткән. Россия Хөкүмәте Рәисе беренче урынбасары Андрей Белоусов республиканың инде бишенче тапкыр 2 нче урынга лаек булуын да билгеләп үтте.

Җыенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгылыкның серен дә чиште.

– Беренчедән, без кече һәм урта бизнес өчен яхшы инфраструктура булдырдык. Сәнәгать мәйданчыклары гамәлдә. Анда 97 мең кеше эшли, 596 миллиард сумлык продукция төяп озатылган. Икенчедән, кадрлар әзерләү буенча эш алып барабыз. Ресурс үзәкләре булдыру юнәлешендә җитди эшлибез, бүген республикада шундый 45 үзәк бар. Өченчедән, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә ярдәм күрсәтәбез. Республика маркетинг үзәген булдырдык, анда 4400 катнашучы бар, алар 196 миллиард сумлык заказ алды инде, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Чит илләр түгел

Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше арта. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов әлеге илнең икътисад министры Абдулла бән Тук Әл Марри белән очрашканда әйтте. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше 71 миллион доллар тәшкил иткән. Яклар быелның май аенда узган «KazanForum» турында да фикер алышты. Хәтерләсәгез, Татарстан башкаласында узган икътисадый җыенга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән зур делегация килде. Рөстәм Миңнеханов чит ил делегациясен «KazanForum – 2024»тә катнашырга да чакырды. «Мин безнең делегация «KazanForum»да катнашсын өчен барысын да эшләячәкмен», – дип вәгъдә итте Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры.

Мисыр Гарәп Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Әхмәд Самир белән очрашу бырышында Рөстәм Миңнеханов чит ил кунагын Татарстанга чакырды. Форум мәйданында Татарстан Рәисе Үзбәкстан вице-премьеры Җәмшид Хоҗаев белән дә очрашты.

Заһитова мәктәбе

Петербург халыкара икътисадый форумы кысасында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Финанс министрлыгының контроль-ревизия органнарына 100 ел: киләчәк турында диалог» сессиясендә катнашты. Сөйләшү барышында Рәис алып баручының сорауларына җавап бирде. Шул исәптән, бюджет акчасын максатчан һәм нәтиҗәле куллану турында да фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда республикада финанс чараларын тәртипкә китерү юнәлешендә җитди эш алып барылуына игътибар итте.

– Бюджетны саклап калу өчен без контроль системасының эшен тәгаенләштерергә тиеш. Үз вакытында республикада дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы төзелде. Без даими рәвештә башкарылган эшкә йомгак ясап барабыз, бу игътибар таләп итә торган мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итә. Без тәртип яклы, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Форум кысасында Татарстан төрле юнәлештәге килешүләр имзалады. Шул исәптән, Россия Хөкүмәте урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» буенча килешүләргә кул кую тантанасында да катнаштылар.

Икътисадый форумда спорт турында да сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов Олимпия чемпионы Алинә Заһитова белән очрашты. Сәбәбе дә бар: Татарстанда Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбен ачу проекты турында фикер алыштылар. Спортчы талантлы балаларны фигуралы шууга өйрәтүне күздә тоткан проект турында сөйләде.

– Сез – безнең яшьләр өчен яхшы үрнәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикада төрле юнәлешләр буенча спорт мәктәпләре булдыру тәҗрибәсе бар инде. Без аны спортның башка төрләре, шул исәптән фигуралы шууда да файдаланырга әзер.

Эльвира Вәлиева

 

 


Фикер өстәү