Иртәгә бүген башлана. Татарстан – Петербург форумында

Йөртүчесез «КамАЗ» машиналары, каһвә ясаучы робот һәм йөзгә якын делегация вәкиле. Чәршәмбе көнне илнең Төньяк башкаласында Петербург халыкара икътисадый форумы башланды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе дә катнаша. Бүген узачак пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путинны да көтәләр. Форумның беренче ике көне нәрсәләр белән истә калачак?

Уены-чыны бергә

Петербург халыкара икътисадый форумы 1997 елдан бирле, пандемия чорыннан кала, ел саен уза. Аның үткәрелү урыны да үзгәрешсез. 2005 елдан бирле әлеге чарада Россия Президенты да катнаша. Быел форум технологик суверенитетка багышланган. Шуңа күрә дә Татарстан стенды IT технологияләргә багышланган.

– Безнең төп шигарь – «Татарстан – киләчәк инде бүген үк». Республика делегациясе вәкилләре форумда катнашучыларны инновацияле эшләнмәләр, Россия компьютерлары һәм ноутбуклары белән шаккатырачак. Павильонда берничә робот та бар, – дип сөйләде форум ачылганчы ук Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Татарстан стенды янәшәсендә кунакларны каһвә ясаучы робот-бариста каршы ала. Шунда ук робот-кул белән «таш – кайчы – кәгазь» уены да уйнап алырга мөмкин. Ә Татарстан стенды өстендәге махсус экранда пилотсыз аппарат «очып йөри». Бу – «Иннополис»ның яңа эшләнмәсе.

Талия Миңнуллина әйтүенчә, быел республикадагы күп кенә компанияләр форумда катнашу теләген белдергән.

– Татарстан стенды ул – республиканы тәкъдим итү урыны гына түгел, ә иң беренче чиратта – эш мәйданы. Биредә җитәкчелек катнашында киңәшмәләр үткәрү, үзара сөйләшүләр алып бару, килешүләр имзалау өчен махсус бүлмәләр дә бар. Гомумән, йөзгә якын вәкаләтле зат һәм бизнес вәкилләренә эш өчен бөтен шартлар да тудырылган, – диде ул.

Быелгы форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Һиндстан, Бразилия, Кыргызстан, Латин Америкасы дәүләтләре һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе вәкилләре катнаша. Бүгенгә билгеләнгән пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путинны да көтәләр. Форумда катнашу шактый кыйммәт. Быел ул якынча 1,3 миллион сумга төшә. Хәтерләсәгез, акча мәсьәләсе быел Казанда федераль статуста узган «KazanForum»да да күтәрелгән иде. Петербург форумыннан аермалы буларак, бездә иң кыйммәт бәя дә 50 мең сум тәшкил итте. «Казандагы җыенның әһәмияте катнашучылардан акча җыеп, чараны оештыруга киткән чыгымнарны каплаудан түгел, ә үзебезнең җитештерүчеләргә яңа мөмкинлекләр ачудан гыйбарәт», – дип аңлатты ул вакытта Талия Миңнуллина.

Йөк ташу җиңеләя

Безнең «КамАЗ»лар Петербург халыкара икътисадый форумында катнашучыларны шаккатырырга өлгерде инде. Җыен кысасында «М11» федераль трассасында Санкт-Петербургтан Мәскәүгә тәүге тапкыр пилотсыз йөк машиналары юлга кузгалды. Цифрлы «КамАЗ»лар киләчәктә ике шәһәрнең логистика терминаллары арасында хәрәкәт итәчәк дип фаразлана. Әлегә йөртүчесез йөк машиналары өчәү, июльдә аларга тагын өч «КамАЗ» өстәләчәк. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

– Без пилотсыз автомобиль техникасын җитештерү юнәлешендә берничә ел дәвамында эшлибез. Хәзер бу эшнең яңа баскычына чыктык – йөртүчесез йөк машиналары хәрәкәте башланды, – диде заводның генераль директоры Сергей Когогин.

Сынау барышында саклык чараларын үтәү өчен, «КАМАЗ»ларга машина йөртүчеләр дә утырган. Алар хәрәкәтне күзәтеп барган. Сүз уңаеннан, йөк машиналары тиешле урынга бер сәгатькә иртәрәк тә килеп җиткән. Юл якынча тугыз сәгать дәвам иткән. Йөк машиналары ике араны сәгатенә 80 чакрым белән узган.

Эш һәм аш

Татарстан йөк машиналары белән генә түгел, очкычлар белән дә дан тота. Саха (Якутия) Республикасы Татарстаннан «Ту-214» очкычларын сатып алырга ниятли. Бу хакта форумда билгеле булды. Республика Хөкүмәте «Туполев» ГАҖ белән килешү төзеде. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, «Якутия» авиакомпаниясенә елына 12 очкыч кирәк булырга мөмкин. Килешү имзалаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) башлыгы Айсен Николаев белән дә очрашты. Сөйләшү барышында Айсен Николаев Якутиядә Федераль сабантуй үткәрергә тәкъдим итте.

Тагын бер яңалык: Казанда өлкән сыйныф укучылары өчен агрогенетика буенча «Иннагрика» бөтенроссия бәйгесенең бер этабы узачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Иннопрактика» компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Наталья Попова белән очрашуы барышында билгеле булды. Әлеге бәйгенең төп максаты – авыл хуҗалыгы һөнәрләренә карата кызыксыну уятудан гыйбарәт. Цифлы платформалар аша 5 меңгә якын бала сынау узачак дип көтелә. Бәйгенең ярымфинал өлешләре исә илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда узачак. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге проект республика өчен дә мөһим. Ул профильле уку йортларына сәләтле яшьләрне җәлеп итәргә булышачак.

Татарстан Рәисенең Кытай милли химия-инжиниринг төркеме (CNCEC) идарәсе рәисе Дай Хаген белән очрашуында үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтү турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, безнең икеяклы мөнәсәбәтләрнең яхшы үрнәге бар. Мисал итеп ул Менделеевскида тормышка ашырылган проект (Аммоний) турында әйтте. Гомумән алганда, Кытай – илебезнең стратегик партнеры, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм күптән түгел үзенең Шанхайга, шулай ук Кытайның кайбер провинцияләренә баруын искә төшерде. Татарстан Рәисе хәбәр итүенчә, безнең республика белән Кытай провинцияләре арасында җиде килешү төзелгән, Казанда Кытай Халык Республикасы консуллыгы эшли. Былтыр ике арада товар әйләнеше 58 процентка үскән.

Икътисадый форумда Татарстан Рәисе «Мегафон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән дә очрашты. Очрашуда элемтәне яхшырту турында сөйләштеләр. «R1» генераль директоры Дмитрий Руетт һәм «БРОЗЭКС» компанияләре төркеменә нигез салучы Вячеслав Брозовский белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов «Тура 2.0» сәнәгать паркы территориясен үстерү турында сөйләде. Ул әлеге мәйданны инвесторлар өчен отышлы урын дип атады.

Татарстан банклар белән дә хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Мәсәлән, Рөстәм Миңнехановның «АБ «Россия» АҖ идарәсе рәисе Михаил Клишин белән очрашуында икеяклы эшчәнлекне тагын да көчәйтү фикере әйтелде. Очрашу ахырында «Россия» банкы һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Ерактагы якын төбәкләр

Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ставраполье крае губернаторы Владимир Владимиров белән очрашты. Яклар хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Саннарга караганда, ике төбәк арасында товар әйләнеше 3,5 миллиард сумга җитә.

Смоленск белән дә элемтәләр ныгыячак. Рөстәм Миңнеханов һәм Смоленск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Василий Анохин ике арада хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов тәҗрибә уртаклашу тәкъдиме белән чыкты.
Исегезгә төшерәбез, Василий Анохин 2023 елның мартында Смоленск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Вице-губернаторларның берсе итеп Татарстаннан Алмаз Әхмәтшин сайланды (ул моңарчы Татарстанның Нурлат муниципаль районы башлыгы вазыйфасын башкарган иде).

Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытуга игътибар өчен рәхмәт белдерде. Рәис Тывага 2016 елда баруын әйтте. Владислав Ховалыг исә Татарстанга 2022 елның көзендә килгән. Шул вакытта Татарстан белән Тыва арасында хезмәттәшлек турында килешү дә имзалаганнар. Рөстәм Миңнеханов ике төбәкнең дә үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыта алачагына ышаныч белдерде.

Халыкара икътисадый форум кысасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән дә очрашты. Чарада республиканың сәнәгать секторын үстерү, тармакка дәүләттән ярдәм чаралары күрсәтү турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнехановның Карелия Республикасы башлыгы Артур Парфенчиков белән очрашуы да элемтәләрне ныгытуга корылган иде. Бүген ике арадагы товар әйләнеше 1,5 миллиард доллар тәшкил итә. Хезмәттәшлек 2014 елда төзелгән килешү нигезендә алып барыла. Уртак эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен эзләргә кирәк, дигән фикер җиткерде Татарстан Рәисе.

Форум 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Антон Силуанов, Россия финанс министры:

– Җирле бизнес вәкилләре бездән чыгып киткән чит ил компанияләрен бу кадәр тиз алмаштыра алачак дип көтмәгән дә идек. Без технологик суверенитетны тәэмин иттек, бәйсез системалар булдырдык. Хәзер шуның ярдәмендә алга таба барачакбыз. Узган елны начар тәмамламадык. Бездә чынбарлыкка карата «антитәнчекләр» барлыкка килде. Хәзер башкалар авыртсын әнә. Бүген безнең төп бурыч дөньякүләм икътисад «бәлеш»еннән мөмкин кадәр зуррак кисәк кисеп алудан гыйбарәт. Дөнья күләмендәге үзгәрешләр башка илләр, шул исәптән элек әйдәп баручылар булып саналган илләр өчен бик авыр уза.

   Эльвира Вәлиева

 

 


Фикер өстәү