Татарстан узган елда БДИ тапшыручылар арасында 100 балл җыючылар саны буенча иң яхшы алты төбәк исемлегенә кергән

Татарстан 2022 елда Бердәм дәүләт имтиханнарында йөз балл җыючылар саны буенча лидер төбәкләр исемлегенә кергән.

Шул ук вакытта чыгарылыш сыйныф укучылары иң югары баллны рус теле һәм әдәбияты буенча имтиханда туплаган. Россия Хөкүмәте әзерләгән докладта шул хакта билгеләп үтелгән.
Тулаем алганда, узган елда илебездә йөз балл җыюның барлыгы 6823 очрагы теркәлгән. Алдагы елдагыга караганда 1,5 меңгә кимрәк сан бу. Татарстаннан тыш, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае бу җәһәттән лидерлар сафына эләккән.

Докладта билгеләп үтелгәнчә, дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) өчен тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе (60% чамасы) җәмгыять белемен, география ( 40,6%) һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре (ИКТ) фәннәрен (35,5%) сайлап алган.


Фикер өстәү