Унберенче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе 30 мең сумга төшә

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның чыгымы азрак дип исәпләгәннәр.

11нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе әти-әниләренә ничә сумга төшә? SuperJob эш эзләү сервисы белгечләре үткәргән сораштыру бу сорауга төгәл генә җавап табу мөмкинлеге биргән.
Баксаң, байтак кына чыгым кирәк икән. Бигрәк тә – унберенче сыйныфны тәмамлаучыларның әти-әниләренә. Кием-салым өчен егетләргә уртача – 16, кызларга – 16,5 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк, Шул ук вакытта егетләрнең – 18, кызларның – 13 проценты чыгарылыш кичәсенә махсус тәгаенләп кием алмаячак – алар гардеробларында булганы белән канәгатьләнәчәк.

9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның кием-салымы исә чама белән 9,5 мең сумга төшәчәк. Кызлар өчен бераз кыйммәтрәк – 10,4 мең сумга. Моңа тагын чыгарылыш кичәсен оештыру чыгымнарын да өстәргә кирәк. Тугызынчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә уртача 6,6 мең сумга төшәчәк ул. Ә инде 11нче сыйныфны тәмамлаучы егет-кызларның әти-әниләренә – якынча 11,5 мең сумга чыга.

Сораштыру 1-21 май көннәрендә уздырылган. Анда 3000 ләп чыгарылыш сыйныфлар укучыларының  әти-әниләре катнашкан.


Фикер өстәү