Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Түбән Кама “Нефтехим”ның мөмкинлекләре өметле яңа проектларны тормышка ашыруга юл ача”

Бүген Түбән Кама “Нефтехим” заводы территориясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында елына 60 мең тонна дивинил-стироллы синтетик каучук (ДССК) һәм стирол-бутадиен-стироллы термоэластопласт (ТЭП) производствосын ачу тантанасында катнашты.

Тантанада шулай ук “ТАИФ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “СИБУР Холдинг” гавами акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Дмитрий Конов, Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Сафин булды.
Бутадиен-стироллы синтетик каучук шин җитештерү өчен бик яхшы үзлекләргә ия. Шиннар җитештерүдә ДССК куллану аның чыдамлылыгын арттыра, юеш, бозлы асфальта шумау, ягулыкны янга калдыру мөмкинлеге бирә. ДССКны шулай ук төрле резина-техник эшләнмәләр җитештерүдә дә кулланырга мөмкин.
“ДССК производствосы – автомобиль шиннарын җитештерүчеләр өчен бик кирәкле заманча предприятие. Әлбәттә, Түбән Кама “Нефтехим”ның фәнни-техник потенциалы һәм зур мөмкинлекләре нәтиҗәсендә генә бу объектны булдыруга ирешелде. Мондый проектлар өчен “ТАИФ” компанияләре төркеменә рәхмәт әйтәсем килә. Табышлы, әйбәт продукт бу”, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм барлык химикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Әлеге производствода полимерның тагын бер төре – стирол-бутадиен-стироллы термоэластопластлар (ТЭП) җитештереләчәк. Әлеге продукция асфальт-бетон түшәмәсенә һәм түбә материалларына өстәмә сыйфатында кулланыла. Термоэластопласт өстәлгән асфальт-бетон түшәмәсенең үзкыйммәте – 1 процентка, ә асфальтның хезмәт итү срогы – ике тапкыр арта.
Татарстан Президенты ДССК җитештерү мәйданчыгын карады. Яңа производствоны булдыруда сәнәгати һәм экологик иминлек буенча халыкара стандартларга туры килердәй заманча технологияләрдән файдаланылган. Яңа производство линиясендә каучук бүленеп чыгу стадиясендә һавага чыгарылучы матдәләрне чистарту җайланмасы кулланыла. Бу өстәмә чара пычрак матдәләрнең һавага эләгүен булдырмый калу мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү